Илшат Әминов Татарстанда кино сәнгате хакында
Бүген ТНВ каналы “Рәхәт яшибез!” исемле беренче татар ситкомын төшерә башлады. Рәсми рәвештә башлап җибәрүдә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та катнашты. Ул Татарстанда...
Бүген ТНВ каналы “Рәхәт яшибез!” исемле беренче татар ситкомын төшерә башлады. Рәсми рәвештә башлап җибәрүдә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та катнашты. Ул Татарстанда кино төшерү аксый, белгечләр җитми дигән фикерен дә белдерде.
Илшат Әминов үзебез җитештермичә алга бара алмыйбыз дигән фикердә: “Безнең системалы рәвештә кино төшерү дигән әйбер юк. Әлбәттә, яхшы гына режиссерлар да, яхшы гына кинолар да бар. Без башта Бразилия сериалларын күрсәттек, аннары Казахстанныкын алдык. Бүтән чит ил киноларын карарга теләмибез. Халык бит туйды, үзебезнең киноларны сорый”.
“Киләчәктә Татарстанда махсус кинокомпания булырга тиеш, безнең киноиндустрия үсәргә тиеш дип саныйм. Кино көн саен төшерерлек булырга тиеш. Фильмнар бар, тик алар эпизодик, сериаллар да кыска-кыска гына. Татарча мультфильмнар да кирәк, бик кирәк. Без, ягъни ТНВ тотыначак дип әйтмим, без башлап кына җибәрәбез, безнең эш болай да күп", - диде ул.
Илшат Әминов фикеренчә, төп проблема - белгечләр җитмәүдә. “Белгечләр аз – менә проблема. Иң мөһиме: хәзер продюсерлар кирәк. Дөресен әйткәндә, костюмерлар, декораторлар да аз. Минем хыялда - тарихка керердәй сериаллар төшерү, әйтик Сөембикә турында. Тик анысы инде бөтенләй икенче эш, акча ягы да икенче төрле булырга тиеш", - диде.
Фото: Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк