Ильвина көчле булудан туйган
Концерт дәвамында башкарылган җырларның күбесе салмак иде. Аларны тыңласаң, Ильвинаны ничектер кызганып куясың. Ильвинаның үзен яисә ул уйнаган образны сөю читләп үткән төсле тоелды. Һәр җыры шуның ту...
Концерт дәвамында башкарылган җырларның күбесе салмак иде. Аларны тыңласаң, Ильвинаны ничектер кызганып куясың. Ильвинаның үзен яисә ул уйнаган образны сөю читләп үткән төсле тоелды. Һәр җыры шуның турында бәян итә иде: «Бер тамчы наз эзләп килдем сиңа», ‒ дип җырлый ул. Тик сөйгән яры күзләрендә «боз салкынын тойгач», бер нәрсәнең дә мөмкин түгелен аңлап, ялгызы гына гомер кичүен дәвам итүче образ барлыкка килә иде. Ильвинаның үзенә охшаган образ, минемчә.
Ильвина, образда булганда, кайвакыт чәчкәләрне дә күрмәде. Аңа чәчәк бәйләме бүләк итәм дип килгән тамашачыларның күбесе тордылар-тордылар да, бүләкләрен сәхнәгә генә куеп киттеләр. Җырчыга тайпылырга ярамый иде төсле, чәчәкләрегез өчен рәхмәт дип әйтсә, образыннан «чыгып китәр» иде кебек. Ул җырлады да җырлады.
Чыганак: intertat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк