“Имәнлек” метросы станциясендә сынап карау һәм көйләү эшләре башлана
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Оксана Романова). Казанда “Имәнлек” метросы станциясендә барлык монолит төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән һәм анда хәзер эшләтеп карау-көйләү комплексы процессы баш...
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Оксана Романова). Казанда “Имәнлек” метросы станциясендә барлык монолит төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән һәм анда хәзер эшләтеп карау-көйләү комплексы процессы башлана. Бу хакта бүген Татарстан Баш инвестиция-төзелеш идарәсе генераль директоры урынбасары Андрей Захарченко әйтте.
“Имәнлек” метросы станциясен 2018 елның 9 маена гамәлгә кертү планлаштырыла. Әлеге станция “Фучик" метросы станциясенә күчү һәм икенче линиягә күчеп утыру өчен булырга тиеш. “Төзелеш-монтаж эшләрен без кыш көне төгәллибез, ә комплекслы төзекләндерүне язгы кар сулары киткәч кенә эшли алачакбыз”, - дип аңлатты Захарченко.
Станция интерьерын керамогранит плитәләрдән имән агачы стилендә ясарга карар кылынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк