Инстаграмда #РамазанТәме2018 марафоны бара
(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Рамазан аенда Инстаграм социаль челтәрендә пешеренергә яратучылар арасында "Рамазан тәме" дип аталган марафон оештырылды. Анда теләгән һәр хуҗабикә катнаша ала. Оештыр...
(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Рамазан аенда Инстаграм социаль челтәрендә пешеренергә яратучылар арасында "Рамазан тәме" дип аталган марафон оештырылды. Анда теләгән һәр хуҗабикә катнаша ала. Оештыручылар tyk.tatar сайты, Татар мәдәнияте һәм ашлары халыкара ассоциациясе, "Гаилә" мәчете һәм "Татарча пп" аш-су сәхифәсе.
"Марафонда катнашу өчен ифтарга яки сәхәргә сез яратып әзерләгән ризык фотосын Инстаграмдагы сәхифәгездә урнаштырырга, аңа #РамазанТәме2018 хештегын куярга һәм фотодагы ризык рецептын шәрехләргә кирәк. Җиңүчеләргә оештыручылар һәм спонсорлардан бүләкләр тапшырылачак", - дип хәбәр итә оештыручылар.
Марафонга нәтиҗә 13 июнь көнне "Тәмле булсын!" ресторанында ясалачак. Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнәчәк:
- "Иң файдалы рецепт";
- "Иң тәмле чәй сые";
- "Иң тәмле итле ризык";
- "Иң туклыклы ризык";
- "Иң халыкчан рецепт";
- "Гадилектә осталык";
- "Иң матур фоторецепт";
- "Җәйге ризык";
- "Иң оригиналь бизәлеш"
- "Иң шәп видеорецепт"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк