Логотип
Хәбәрләр

Йөрәктәге кояш җылысы

Безне Миркасыйм Госманов белән Марсель Сәлимҗанов таныштырды. «Идегәй»не артистларга укырга хәзерләнгән көннәр иде: Марсель абыйның «Безгә консультант кирәк булачак» – диюенә «Идегәй»не Равил Фәхретдиновка укытканымны, аның бик ошатканын әйттем. Ул: «Безгә Миркасыйм кебек 1 нче номерлы тарихчы кирәк, әгәр, ул алынса, эшебезгә беркем дә таяк тыга алмас, сезне иртәгә очраштырам», – диде.

Кешеләргә озак ияләшеп китә алмаган миндәй шикчел бәндәне Миркасыйм ага Госманов тәмам таң калдырды. Марсель Сәлимҗановның кешеләрне таный һәм алга карап эш итә белүеннән баш алган танышлык «Идегәй»нең премьерасыннан соң тагы да ныгыды. Миркасыйм ага мине төрле уртак эшләргә җигү белән бергә Казанда үткән күп санлы Халыкара конференцияләргә дә чакырулар җибәреп катнаштыра торды – тарих дөньясына аерылмаслык итеп бәйләде. Марсель абыйның алтмыш яшен уздырганда радиога театрның каймагы дип әйтерлек сәнгатькәрләр белән җыйналып юбилярның радиопортретын эшли башладык. Миркасыйм ага янына университетка барып безгә кушылуын сорагач, ул, бик теләп риза булды. Урамга чыккач як-якка карап: «Машинаң кайда соң?» – диде. Мин аңа: «Беренчедән радиокомитетка ара якын, икенчедән безгә Марсель абый турында әйтәселәрне үзара килештереп, чыгышыгызның күләмен дә билгеләп өлгерәсе бар», – дидем. Ул, көлемсерәп: «Академик бер сәгать сөйләргә тиеш!» – диде.

– Тулы тапшыруына да 55 минут кына бирелә бит, ә без анда күбәү! Татар җәмәгатьчелегенең асыл вәкилләре шагыйрьләрнең шагыйре Тукай, композиторларның композиторы Салих Сәйдәш, рәссамнар рәссамы Урманче дигән. Ә менә режиссёрларның режиссёрын әлегә күрсәтмәгән? Бу урынга кемне фаразлыйсыз, Миркасыйм ага? 

– Башта синнән ишетик?

– Мин кечкенә кеше.

– Мескенләнмә, Марсель сине 20 елдан артык үз янында тота.

– 13 кенә ел. Әле даими аралаша башлаганга да 19 ел гына. Сез дә хаклы, театр дөньясына 14 яшемдә килеп кергәч, бик иртә сәхнәгә дә менгәч, шул чордан башлап 32 ел буена сузылган вакыт аралыгында театрларда иҗат иткән һәрбер татар режиссёрын диярлек күреп, белеп яшәү насыйп булды. Иң күп аралашкан кешем – Марсель Сәлимҗанов. Аның турындагы барлык макаләләрне, әйтелгән фикерләрне җыеп барам. Марсель Хәкимович мине Мәскәү мәдәният министрлыгында үтәсе очрашуларга да ияртеп барды. Югары җитәкчеләр белән булган бик усал бәхәсләре хәтердә. Фикерләре аныкыдай яшен кебек суга торган кешене әлегәчә күргәнем юк.

– Театр дөньясында очраклы кеше түгеллегеңне үзең үк әйттең. Шуңа җавап көтәм...

– Юк-юк, оста барда телем тыям. Милләтебезнең 1 нче номерлы шәхесләре сезне 1 нче номерлы тарихчы дип атый. Тукай, Сәйдәшләрне дә халкыбызның алдынгы шәхесләре билгеләгән. Аннары режиссёрларның режиссёры кем дигән сорауны башлап мин бирдем бит, Миркасыйм ага!

– Ярый, алайса буш сүзне сузып тормыйк, мин дә аның белән җитмешенче елларда ук аралаша башладым. Чыннан да, җәмәгатьчелекнең «Марсельгә тиң режиссёр әле тумаган», – дигән сүзенә мин дә кушылам! 

– Рәхмәт, өстемдәге тауны алып ташладыгыз!

Бу сөйләшүебездән соң чирек гасыр вакыт узды. Татар халкына җаны-тәне белән хезмәт итеп үзләреннән соң искиткеч рухи мирас калдырган Марсель абый да, Миркасыйм ага да бакый дөньяларда. Әмма, алар, һаман да безнең белән иңгә-иң торып милләтебезнең киләчәген кайгыртадыр кебек. Шунысы гаҗәп тоела, аларны юксынучылар, сагынып искә алучылар елдан-ел арта бара. Марсель абый мине театрына алгач, котлау нияте белән килгән Туфан абыйга: «Менә безнең турыда кем язачак», – дигән иде. Туфан абыйның җылы карашы шундук үзгәреп: «Моңардан яздырсаң яза бу! Әле куркып торам, башыбызга сугып йөри торган кеше булып китмәгәе?!» – ди. Яраткан Туфан абыемның шушы сүзләре сәбәпче булдымы, әллә әдәби бүлекнең тавык чүпләп бетерә алмаслык эшләре комачауладымы, миндә Марсель абый исән чагында яздырылган әлеге юбилей портреты белән аңа багышланган буклет кына калды. Остазны югалтуның ачы хәсрәте генә Марсель абый алдындагы бурычымны үтәргә тиеш икәнемне искә төшерде. Иң беренче мәкаләм «Казан утлары»нда басылды. Журналда Ркаил булмаса бастырмаган да булырлар иде. Ашык-пошык язылган бу мәкаләне Ркаил укып чыкты да, текстның бик артистларча язылган булуын әйтте. Аңа Марсель абый турында күмәк китап языйк, дигән сүз ошады. Күпләрнең фикерен, истәлекләрен күтәреп чыгасы бу китап татарның бөек улына халык төзегән беренче һәйкәл булыр иде, дигән уй астында туган мәкалә иде ул. Әмма китап яза башлаганымны белгән Туфан абый: «Чыннан да, бу китапны син эшләргә тиешсеңдер, мәгәр бу китапны бастырып чыгаруы Юныска авыррак булыр, дип миңа куштылар», – дип әйтте. Мин дә шундук: «Әлбәттә, Туфан абый, бөек кеше турындагы китапны бөек кеше чыгарырга тиеш», – дидем.

Әлеге китап укучыларга 2004 елны тәкъдим кылынды. Шул ук елны Ольга Стрельникованың да «Линия Судьбы» дигән китабы дөнья күрде. Бик үкенечлесе шул, моннан 15 ел элек үк татар телендә чыккан китап әлегәчә сатылмыйча китап киштәсен тутырып ята. Ә Марсель абый турында русча язылганын беркайдан да таба алмыйсың. Татар китап укымый, дигән сүз белән килешмим. Һәрхәлдә 36 ел буе татарның баш сәхнәсен бернинди шаккатризмнарга да баш бирдермичә халыкның милли рухына хезмәт иттергән, тамашачылар ябырылып йөри торган спектакльләр иҗат иткән бөек режиссёр Марсель Сәлимҗановны татар кешесе изге дип саный иде. Китабы сатылмауның сәбәбе башкададыр. «Линия судьбы»ны беренче тапкыр кулыма алуга аның миңа ничек тәэсир иткәнен әлегәчә онытмыйм. Китапны ачкач гаҗәеп бизәлеше мине нык дулкынландырды (китапның рәссамы –Григорий Эйдинов). Иң әүвәл Марсель абыйның репетиция ясаганда төшереп алынып үсештә бирелгән күп санлы фотолары астында театрның яшь һәм бик тә талантлы артисты Искәндәрнең эчкерсез дә, бик акыллы да, карашы каршы алды. Ул, үзенең истәлеген «Незаменимый» дип атаган. Һәм мин аны шундук сокланып, куанып бер тында укып бетердем. Китапка мәгънә белән урнаштырылган фотоларны карап барганда Марсель абыебызның бердәнбере, тиңдәше булмаган Гөлнара истәлегенә килеп юлыктым. Һәм аны да йотлыгып укып чыктым. Бикчәнтәевнең Марсель абыйның гадилегенә дан җырлаган әсәрен дә күзәтергә өлгердем. Сатучының: «Сатып ал да шуннан укырсың», – диюенә: «Хәзер, беренче битләрен генә карыйм да...», – дип Марсель абыйның апасы Адилә истәлегенә күчтем. Кабат аерыла алмый укый башладым. Сатучы китапны кулымнан алгач: «Күпме тора?» – дидем. Һәм ике китап алырлык акча биреп китапны алып киттем. Әйе, рәссам эше дә хәлиткеч көчкә ия. Татарча китабын сатып алгач, үземне бер бүлмәле хрущевкага килеп эләккәндәй хис итсәм, русча китабы мине ике катлы затлы коттеджга алып кергәндәй итте. Бу ике китапның гомум тиражы 3 мең иде. Моннан байтак еллар элек Рәфкать Бикчәнтәев китабы дөнья күрде. Аны 3 мең данә чыгардылар. Гаҗәбе шул, кибет киштәләреннән бик тиз югалды ул. «Рәфкать бит режиссёр гына түгел, артист та иде, шуңа алганнар!» – диючегә соравым шул: Ә Шәүкәт Биктимер Рәфкать абыйдан кайтыш артист идемени? Аның китаплары уннарча еллар буе кибет киштәләрендә тузан җыеп ятты. Әйе, безнең татар укучысы да җиренә җиткезеп чыгарылган китапка мохтаҗ икән. «Казан утлары» сабагы миңа мәкаләләремне күбрәк вакыт сарыф итеп язарга мәҗбүр итте. Алар төрле журналларда (рус телендә дә чыкты. «Сәхнә»дә «Марсель, Гөлнара һәм театр» дигән исем белән басылганын татар теле мәҗнүне Марсель Галиев та укып: «Укыдым, син дә яза беләсең икән», – дип «мактады». Ә менә минем үземә «Мәйдан»дагы Туфан Миңнуллин һәм Миркасыйм аганың мәрхүм Сәлимҗановка багышланган әсәрләре янәшәсендә чыккан «Театр улы» дигәне кадерле. Чөнки аны укыган шәкертләрем: «Анда без белмәгән бик күп кызыклы мәгълүмат тупланган, җитмәсә, һәр нәрсә аңлаешлы, камил, бик ошаттык», дигәннәр иде. Миркасыйм аганың «Марсель Сәлимҗановка тиң режиссёр тумаган әле», дигән сүзләренә таянып язылган бу мәкаләм дә алдагыларын кабатламады кебек. Артистлар коллективы театрдан бер режиссёрны китәргә мәҗбүр иткәндә араларыннан бер-ике артист: «Юкка кудык, бик шәп режиссёр иде», – дигәч, баш режиссёр миңа: «Урта кул артистның да тамашачылар арасында бер төркем баш иючесе була, шуның шикелле урта кул артистларга да бу урта кул режиссёр ярыйсы гына рольләр биреп килде, бик шәп режиссёр диюләренең дә сәбәбе яклаучыбызны югалттык, дип кайгырудан!» – дип аңлатты. Режиссурага бәйләп икенче очракта әйткән сүзләрен дә шушылары янына теркәргә мөмкин. Бусын мин аңардан Мәскәүдә ишеттем. Марк Захаровның Чехов әсәре буенча куйган «Иванов» дигән спектакленә билетлар сатып алды да вакытыбыз күп булгач, «Ереван» ресторанына алып төште. Шунда үзенең Захаров белән яшьтәш икәнен әйтте. М. Захаров 85 яшьтән узып шушы көннәрдә генә дөнья куйды. Ә Марсель Хәким улы 68ен тутырганчы ук якты дөнья белән саубуллашкан иде. Марк Анатольевич үзенең Ленкомын 46 ел җитәкли алса, Марсель Сәлимҗановка Камал театрын 36 ел гына «күтәреп бару» насыйп булды. Захаров театры белән Камал театрын чагыштырсаң беренчесе җиңел машина икенчесе бик зур йөк машинасын хәтерләтер иде. Әлбәттә, җиңел машинаны йөртүе җиңел. Марсель абый Марк Захаровның бер яңа рус режиссёры турындагы «Резонанс» дигән юморескосын укыган икән, шуны сөйләп көлдерде. Әлеге режиссёр беркем аңламаслык, беркемгә кирәге булмаган спектакль куя. Тегеңә «беркем берни аңламады», дигәч «мин аны үзем шулай куйдым», ди. Режиссёрга: «Залда тамашачы калмады бит», – диләр. Ә бу «даһи» күзен дә йоммыйча: «Миңа тамашачы кирәкми, мин үз тамашачымны тәрбиялим», – ди.

Юныс Сафиуллин

Фотолар Г. Камал театры һәм “Сәхнә” журналы архивы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021