Логотип
Хәбәрләр

Ирада Әюпова: Без үзебезнең телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклауда бурычлы

(Казан, 3 май, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Бүген мәдәният министры итеп билгеләнгән Ирада Әюпова татар халкының һәм Татарстан халыкларының милли йөзен саклауны төп бурыч дип саный. Бу хакта ул “Т...

(Казан, 3 май, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Бүген мәдәният министры итеп билгеләнгән Ирада Әюпова татар халкының һәм Татарстан халыкларының милли йөзен саклауны төп бурыч дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

  • 14 апрельдә 2011 елдан Татарстан мәдәният министры булып эшләгән Айрат Сибагатуллинвазифасыннан азат ителгән иде. Ул ТНВ – “Яңа Гасыр” каналының башкарма директоры итеп куелды.

Ирада Әюпова әйтүенчә, республика Президенты белән сөйләшү вакытында 9 май – Җиңү көнендә булачак чараларны югары әзерлек белән үткәрү бурычы куелган. Глобаль масштабтагы бурычлар буенча сөйләшү киләсе очрашуларда булачак, диде министр.

Ирада Әюпова мәдәният министрлыгын бөтен татар дөньясының мәдәнияте үзәге дип атады. “Без монда үз позицияләребездән чигенә алмыйбыз. Татарлар Татарстанда гына яшәми. Без бөтен дөньяда яшәүче татарлар өчен бердәм интеграцион система төзергә тиеш”, - диде ул.

“Моны әйттем, әйтәм һәм әйтәчәкмен – мин халыкларның милли йөзен саклау яклы. Шул ук вакытта без республикада яшәүче һәр халыкның милли йөзе саклансын өчен уңай шартлар тудырырга тиеш. Без үзебезнең телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклауда бурычлы. Глобализация безнең йөзебезне югалтуга юл куя алмыйбыз”, - дип саный министр.

Ирада Әюпова, архив өлкәсеннән килгән белгеч буларак, ТАССРның 100 еллыгына әзерлек кысаларында милли мирасны саклау һәм халыкка таныту буенча проектларны да күзаллавын әйтте. “Без архив хезмәте һәм башка министрлыклар, җәмәгатьчелек, мәгълүмат чаралары белән берлектә мирасны саклау юнәлешендә ресурсларны берләштерәчәкбез”, - диде ул.

  • Әюпова Ирада Хафиҗан кызы 1971 елның 13 июлендә Баку шәһәрендә туган.

1993 елда Азәрбайҗан дәүләт нефть академиясен "Инженер-математик" белгечлеге буенча тәмамлый. 2002 елда Татарстанның эшмәкәрлеккә булышлык күрсәтү институтын тәмамлый, белгечлеге "Юрист". 

10.1994 – 06.1998 елларда – ААҖ "Түбән Кама шин" (ПХ "Шинник", ИВЦ) – инженер-программачы.
06.1998 – 07.2000 елларда – "Түбән Кама коммерция үзәге"ндә баш белгеч.
07.2000 – 04.2004 елларда – Казан шәһәре эшмәкәрлеккә булышлык итү комитетында бүлек башлыгы, комитет рәисе урынбасары.
04.2004 – 09.2005 елларда - Казан шәһәре администрациясенең кадрлар бүлеге башлыгы.
09.2005 – 08.2006 елларда - Казан шәһәре эшмәкәрлеккә булышлык итү комитеты рәисе.
08.2006 – 07.2008 елларда – Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, бүлек башлыгы.
07.07.2008 – 22.05.2011 елларда - Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары.
23.05.2011 – 21.11.2015 елларда - Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары.
22.11.2015 – 30.05.2016 елларда - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы.
2016 елның 31 маеннан - Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе. 
Кызы бар. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк