Иркә: "Күзгә яшьләр тулды...Ачу чыкты!"
Татарстанның атказанган артисты җырчы Иркә балачагыннан кызыклы вакыйга белән уртаклашты. Җырчы бу хакта үзенең Инстаграм аккаунтында яза. «Минем зур ирләр аяк киемен күрүгә, кылт итеп бер хәл искә т...
Татарстанның атказанган артисты җырчы Иркә балачагыннан кызыклы вакыйга белән уртаклашты. Җырчы бу хакта үзенең Инстаграм аккаунтында яза.
«Минем зур ирләр аяк киемен күрүгә, кылт итеп бер хәл искә төшә... Миңа 8-9 яшьләр чамасы булгандыр... Абый клубка китәргә дип юына, җыена... Бер чиләк җылымса су алды да, дустыган белән, мине ияртеп өй алдындагы бакчага чыктык... Ике аягын зур итеп аерып баса, бөгелә, миңа су салып тор дип кулыма дустыган тоттыра... (сүзсез дә аңлыйм инде, көндәге эшем бит)... Юынганда абыйның кәефенең яхшы икәнлеген чамалап алдым да «Абыыый мине дә клубка алып баар әле», - дип сорарга булдым.. 100% юк дип әйтәсен белсәм дә. Күзгә яшьләр тулды... Ачу чыкты!!! Яраар мин әйтәм, син дә бүген барма дидем дә, ишек төбендә өр яңа, әле теге атнада гына әти Чистай базарыннан алып кайткан ап-ак кроссовка эченә ике күкәйне бер-берсенә бәреп алдым да салып куйдым.....Эээләәәктеееее, нуууу эләәәктееее... Абый клубка бармады... Мин дә бармадым... Ярый әле дустыган капрон иде... маңгай озаак төзәлер иде бит алайса... P.S. Дустыган ул, әдәби телдә чүмеч!», - дип йомгаклый җырчы балачагындагы гыйбрәтле вакыйганы.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @irke_official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
Комментарий юк