Иркә: «Әни маңгайга кашык белән менеп төшә иде»
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Татарстанның атказанган артисты Иркә үзенең Инстаграм аккаунтында балачыганда булган кызыклы вакыйгалар белән еш уртаклашып бара. Шуларның берсен сезгә тәкъдим итәбез. Җырчы гаиләдәге истәлекле бәйрәм...
Татарстанның атказанган артисты Иркә үзенең Инстаграм аккаунтында балачыганда булган кызыклы вакыйгалар белән еш уртаклашып бара. Шуларның берсен сезгә тәкъдим итәбез. Җырчы гаиләдәге истәлекле бәйрәмнәрне һәм «мал сую» чарасын аеруча сагынып искә ала:
«Бер хәл искә төште. Миңа 10 яшьләр чамасы. Безнең авылда бәйрәмнәр еш булмый иде, тик үткән бер бәйрәм истә калырлык кызык үтә иде... Яңа елны көтеп ала идем, Сабантуйны, Гает бәйрәмен. Туган көн ише бәйрәмнәр эләкми иде. Иртә таңнан шатырдатып колактан тарталар һәм аркадан кагалар. Гаиләдә алты кеше без. Барысы да ун тапкыр тарта колактан. Гомумән, илле тапкыр була. Ел саен арта, авырта, тик сер бирмисең инде, елмаясың», – дип искә ала ул.
«Сүзем башка иде. Тагын бер зур бәйрәм булып күңелдә уелып калган чара бар. Мал сую. Бездә «терлек сую» дип әйтә иде әти. Нигәдер әти көтә иде бу көнне. Кар төшүгә: «Балалар кырык көннәрдән үгезне чалабыз», – дия иде. Бу сүзләрне әйткәндә аның йөзендә горурлык, аз гына масаю, шул ук вакытта зур бәхет чалымнары күренә иде.
Менә бу көн килеп җитә. Мәктәпкә барыш юк, терлек суябыз бит. Иртән биштә берничә абый килә. Мин дә зур эшләр майтаргандай торып басам. Бөтен өйдәге кешеләрнең йөзендә җитдилек. Таңнан әни зур кәстрүлгә аш куя, бәлешкә камыр баса. Ике мичне дә яга. Бүген әни эшкә бармый, рәхәт булачак. Күршедән җыелган абыйлар 2-3 сәгать чамасы вакыт үткәч өйгә ашарга керәләр. Ни сөйләшкәннәрен, ни ашаганнарын күргән булмады. Без бала-чагаларны алгы ызбаның кәзәнкәсенә кертеп җибәрәләр иде. Күрше абыйлар көлешә-көлешә өйләренә тарала, ә мин әни артыннан китәм мунча артына. Кулда иске, озын борынлы чәйнек. Эчәк юабыз. Чыккан мәлне әни җәлли бугай, су салып торырга гына куша. Аз гына вакыт үткәч урыннар алышына. Суы җылы, тик шул эчәк ике бармак арасыннан шуа бит. Әни һәрбер эчәкнең кадерен белә, киңлеген, озынлыгын. Төшеп китә бит шуып кулдан, тагын менеп төшә инде әни. Юып бетерәбез икәү. Әни әллә нәрсәләр эшләтә, тозлар белән юа», – дип язган җырчы.
«Менә финал. Әни 30-40 смлы эчәкләрнең эчен тышка әйләндереп бер ягын шакмак җебе белән бәйләп куя да, мине тагын үз янына чакыра. Монда тагын шул эчәк башын тотып торасы инде. Кулдан шуа да төшә, бернәрсә дә эшли алмыйм. Шуып кулдан төшкән саен әни берне маңгайга кашык белән менеп төшә. Ә тутырма бик яхшы була иде», – балачак хатирәләрен барлый Иркә.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @irke_official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк