Искәндәр Шакиров имиджын үзгәртә
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
«Сәхнә» журналы укучылары яшь артист Искәндәр Шакировның иҗаты белән якыннан таныш. Күптән түгел журналыбыз битләрендә җырчы егет белән кызыклы интервью да урын алды. Интервьюның тулы вариантын тиздән...
«Сәхнә» журналы укучылары яшь артист Искәндәр Шакировның иҗаты белән якыннан таныш. Күптән түгел журналыбыз битләрендә җырчы егет белән кызыклы интервью да урын алды. Интервьюның тулы вариантын тиздән сезгә дә тәкъдим итәрбез.
Бүген исә, сүзебез бу хакта түгел. Белүебезчә, артист тормышында һәрвакыт көтелмәгән вакыйгалар һәм яңалыклар булып тора. Шушы тормыш темпыннан тайпылмас өчен артист кеше үзенең тышкы кыяфәте, икенче төрле әйтсәк, образы турында еш кайгыртырга тиеш. Шулай Искәндәр Шакиров та тамашачыларын яңа образы белән сөендерергә булган. «Челка»ңны ник кистердең дигән сорауга ул «Картаямдыр инде», – дип шаяртты. Ә тышкы кыяфәтендәге үзгәрешләр хакында Искәндәр болай дип сөйләде:
– Чәчеңне кистер, сиңа болай килешми дип әйтүчеләр күп булды, ләкин мин андый фикерләргә игътибар бирмәскә тырышам. Күңелемә хуш килгәнчә киенәм, иҗат итәм һәм чәчемне дә үзем теләнчә кистерәм. Бу очракта имиджны алыштыру карарына үзебез килдек, кеше киңәше буенча түгел. Ниндидер яңалык кертәсе килде. Шулай ук, алга таба тагын бер көтелмәгән үзгәреш булачак – чәчемне яңа төскә буятырга теләгем бар. Хәзерге вакытта шул хакта уйланам, кирәкме бу миңа, юкмы, әлегә белмим?..
Дуслар, ә сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз? Үз фикерләрегезне Искәндәргә юллагыз. Җырчы егетнең яңа образын бергәләп уйлыйк!
Автор: Алсу Габдуллина
Фото: И.Шакиров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
16 августа 2025 - 14:44
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
14 августа 2025 - 15:00
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
Комментарий юк