Логотип
Хәбәрләр

Ислам мәдәнияте музеенда “Музейлар төне”

“Музейлар төне” Бөтенроссия акциясе кысаларында, 19 май көнне 18.00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда  махсус программа башлана. Кунакларны төнге күргәзмәләр, тәм-томнар, рәссамнар белән очрашулар көт...

“Музейлар төне” Бөтенроссия акциясе кысаларында, 19 май көнне 18.00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда  махсус программа башлана. Кунакларны төнге күргәзмәләр, тәм-томнар, рәссамнар белән очрашулар көтә.

Казанда беренче тапкыр һәм бары “Музейлар төне”ндә генә балалар һәм өлкәннәр өчен “Эко-сувенир” мастер-классы үткәреләчәк. Биредә кунаклар үз куллары белән агачтан каллиграфия композицияле яки  рәсемле  магнит ясый алачак. Музейда шулай ук  бизәнү әйберләре бәйләү буенча мастер-класс үткәрелә.  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш теләгән һәркемгә каллиграфия серләрен күрсәтәчәк. Кичке күргәзмәдә аның һәм Гөлназ Исмәгыйлованың эшләре куела.

«Музейлар төне» акциясе быел изге Рамазан ае башына туры килде. Музейда бу көнне ураза тотуның шартлары, аның  файдасы  турында очрашу үткәрелә, кунаклар кояш баеганнан соң  җимешләрдән авыз итә алачак.

Социаль челтәрләрдә #музейислама хештэгын  урнаштыручылар  музейдан истәлекле бүләк алачак.

Ислам мәдәнияты музеендагы   “Музейлар төне” программасы

18.00-20.00  - Нәҗип Нәккашның «Тугра» мастер-классы

19.00-21.00 – дизайнер Асия Мөхәммәтшина белән “Язгы чәчәк ”мастер-классы

19.00-21.30 – хна белән бизәк төшерү

20.00-22.00 – «Эко-сувенир» мастер-классы

20.00-21.00 – Рамазан аена багышланган очрашу

18.00-23.00 – Нәҗип Нәккашның төнге күргәзмәсе

18.00-23.00 – Гөлназ Исмәгыйлова күргәзмәсе.

 

mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк