«Исән калдырганыгыз өчен рәхмәт»
Дөрестән дә, биредә артистның чәчен дә кистеләр, битендәге бөтен артык йөннарын йолкып, чиста итеп кырындырдылар да.
Артистлар һәрвакыт тамашачы күз уңында булгач, үзләренең йөз-кыяфәтләренә аеруча җаваплы карарга тиеш. Пародия остасы Данир Сабиров Инстаграмда үзенең яңа чәчтарашы белән таныштырды. Элек йөргән белгечләренең вакытлары бик кысан һәм шәһәрнең ерак урынында урнашкан булуына күрә, Данир өйләре янындагы барбер-шопка мөрәҗәгать итәргә булган.
Шунысы яхшы, «Ир-атларның процедуралары нәрсә белән аерыла: безнең бөтен әйберне бер җирдә эшлиләр. Алайса минем Миләүшә тырнакка бер җиргә бара, чәч – Казанның икенче башы, шугаринглар...», – дип шаярта Данир. Дөрестән дә, биредә артистның чәчен дә кистеләр, битендәге бөтен артык йөннарын йолкып, чиста итеп кырындырдылар да.
Очлы пәке белән Данирның муенын кырган чәчтараш элек мафиёзниклар берәр кешене «алып атарга» теләсә, барбер яллаганнар, дип әйтеп куя. Пычак астында ятучы Данир исә бу сүзләргә «Исән калдырганыгыз өчен рәхмәт», – дип шаярта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк