Татарстан халыкларының традицион мәдәният бәйрәмнәрен 7 июльдә Нурлат шәһәрендә “Уяв” республикакүләм чуваш мәдәнияте бәйрәме дәвам иттерә. Бу хакта Татарстан халыкларының Дуслык йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
7 июльдә шулай ук Чаллы шәһәрендә - “Иван Купала” республикакүләм славян мәдәнияте бәйрәме; 14 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында “Питрау” республикакүләм керәшен мәдәнияте бәйрәме узачак.
Татарстан халкын һәм республика кунакларын мәдәният бәйрәмнәрендә көтеп калалар.
Комментарий юк