«Күтенә тип, шул җитәр»
Юморист Данир Сабиров инстаграмында кызыклы фото урнаштырды, ул анда продюсер Марат Мухинга терәлеп тора. Язуларыннан аңлашылганча, алар Төркиядә клип төшерү белән мәшгуль икән, ләкин Маратның эшләргә...
Юморист Данир Сабиров инстаграмында кызыклы фото урнаштырды, ул анда продюсер Марат Мухинга терәлеп тора. Язуларыннан аңлашылганча, алар Төркиядә клип төшерү белән мәшгуль икән, ләкин Маратның эшләргә исәбе юк, ди. Бу хакта Данир үзенең инстаграмында язып чыкты, «Mr. Cheben! Эшли башлыйбызмы, инде кайтыр вакыт җитте. Кыскасы, дуслар, клип бәлки була бәлки юк. Барсы да мистер чебеннән тора. Көн саен иртәгә ди. Белмим, буем җитсә, бәлки маңгаена бирергә?» дип язган ул.
Бу пост астына кызыклы комментарийлар язганнар:
«Күтенә тип, шул җитәр»
«Мухин, он такой»
«Кундыр берне колак төбенә»
«Уф туйдырдың якланып».
Маратның нигә чебен булуы белән дә кызыксынучылар бар, тапкырлары фамилиясе Мухин булганга дип җавап биреп тә куйганнар.
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк