«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
Агымдагы елның сентябрь аеннан Айдар Җаббаров Тинчурин театрының баш режиссёры итеп билгеләнә. Моңа кадәр Җаббаров Камал театры штатында исәпләнә иде. Тинчурин театрында 4 ел баш режиссёр булып эшләгән Туфан Имаметдинов әлегә кайсы да булса театрга берекмичә, «ирекле йөзүне» сайлый. Ул башка театрларда чакырылган режиссёр буларак спектакльләр куюны дәвам итәчәк икән. Шуңа өстәп, әле чагыштырмача күптән түгел Казан Кирмәне территориясендә ачылган чәйханәсен исәпкә алганда, Имаметдиновның эше җитәрлек булыр төсле…
Айдарның иҗат җимешләренә карасаң, алардан аның төпле, тирән фикерле, киң карашлы, милләтпәрвәр шәхес икәнлегенә, шул ук вакытта дөньякүләм мәдәният белән кызыксынучы (аның спектакльләрендә кулланылган көйләрнең кайсы фильмнардан икәнен эзләп карасаң да шаккатасың), классиканы да, заманча сәнгатьне дә үз итүче режиссёр булуына инанасың.
Айдар Җаббаров: «Беренче чиратта, Мәдәният министрлыгына, Тинчурин театры башлыгына, сезгә – журналистларга, тәнкыйтьчеләргә, тамашачыларга рәхмәт сүзеннән башлыйсым килә. Чөнки соңгы көннәрдә күп кенә социаль челтәрләрдә, кемдер шалтыратып – күбегездән бик күп төрле җылы сүз ишеттем. Минем иҗади потенциалыма ышануыгызны белдердегез, хәзер үземнең иҗади потенциалыма ышанмаска хакым юк, дип уйлыйм. Баш режиссёр булуымның юлы озын булды. Андый тәкъдимнәр инде күптән килә иде. Ләкин ул вакытта үземне әзер түгел дип саный идем. Бүгенге көндә тәҗрибәм җыелды дип уйлыйм. Театрны кай тарафка алып барырга дигән уйларым тупланды. Шуңа күрә мин бу тәкъдимне кабул иттем. Театрда читтән килгән режиссёрлар күп булырга тиеш дип саныйм. Көчле режиссёрлар турында сүз бара. Алга таба аларны күп итеп чакырасы килә. Бу елда әле мин үзем күп куячакмын, чөнки Россия буйлап таралган шәп режиссёрларның расписаниесе 2-3 ел алдан төзелә»
Айдар Җаббаров Тинчурин театрының баш режиссёры статусында 3 музыкаль спектакль куярга җыена:
Октябрьдә «Хыял артыннан» (Резедә Гобәева).
Декабрьдә «Казан сөлгесе» (Кәрим Тинчурин).
Кайсы айда куеласы билгеле булмаган «Казан егетләре» (Мансур Гыйләҗев).
Шулай ук, Җаббаров куелышында Гаяз Исхакыйның «200 елдан сон инкыйраз» әсәренә нигезләнгән спектакльне (Айдар Гаяз Исхакый әсәрләренә инде 3нче тапкыр мөрәҗәгать итә), шуңа өстәп Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл»ен дә агымдагы сезонда күрәчәкбез. Яңа сезонда театрның кече залында кинорежиссёр Салават Юзеев үзен театр режиссёры буларак сынап караячак. Декабрь аенда шулай ук кече залда балалар өчен спектакль куярга Руслан Риманас чакырылган. Айдар «Мин Камал театрында спектакль куйган вакытта, Фәрит абый Тинчуринда куячак» дип тә өстәде.
Үз чиратында, театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов: «Алла Боерса, безнең адрес Татарстан 1 булачак. 8 августта боерык чыкты һәм шул вакыттан башлап без күченергә әзерләнә башладык. Тик үзегез беләсез – күченү һәрвакыт ниндидер эмоциональ һәм рухи тетрәнүләр белән бәйләнеп бара. Әмма безнең театр хезмәткәрләре ул якка бик җиңел карый. Мондый үзгәрешләр булырга тиеш, артистлар да моны яхшы аңлый. Тамашачылар бездән ниндидер яңалыклар, ниндидер куелышлар көтә. Без моңа әзер. Барлык цехлар да Камал театры цехлары җитәкчеләре белән элемтәгә керде. Күченү процессы башланды. Без октябрьнең беренче яртысында спектакль куярга өметләнәбез һәм бу спектакльне әзерли башладык инде. Бинаны үзебез белән алмыйбыз, ул калачак. Әмма әлегә без бу бина белән элемтәләрне дә өзмибез, чөнки анда декорацияләр кала. Бу Татарстан 1 дә барлык декорацияләрне тулысынча саклап булмау белән бәйле. Әлегә бу бинаны кемгәдер тапшыруыбыз турында да документ юк»
«Горький 13 адресы буенча урнашкан бина кемгә кала?» дигән сорауга төгәл генә җавап ишетелмәде. Казан театр училищесының Өйрәнү театры шунда күчә икән дигән сүзләр йөри. Икенче берәүләрнең сүзенә колак салсак, бүгенге көндә Горький 13 адресы буенча урнашкан бинаны «Живой город» Заманча сәнгатькә ярдәм итү фондын оештыручыларның берсе Диана Сәфәровага бирергә ниятләп торалар икән, дигән имеш-мимешләр дә йөри…
Туфан Имаметдинов: «Менә 4 ел узып китте. Минемчә, театр ниндидер кысаларда яшәгән иде. Хәзер бу кысалар 4 ел эчендә киңәйде. Төрле фестивальләрдә катнаштык. Төрле режиссёрларны чакырдык. Яшь режиссёрлар, яшь драматурглар белән эшләдек. Үзегез күрәсез, «Тантана»да да һәр ел саен төрле номинацияләрдә җиңә башладык. Шуңа күрә театр ачылып китте дип әйтәсем килә. Бу минем төп җиңүем, дип әйтеп тә була инде»
Бу сүзләре белән Туфан аңа кадәр дистәләгән еллар әлеге театрда баш режиссёр булып эшләгән Рәшит Заһидуллинның эшчәнлеген бетереп ташлады сыман. Әллә миңа гына шулай тоелдымы?
Татарстан 1 адресы буенча урнашкан бинаның ремонтка мохтаҗ булуын искә алып арыдык бугай инде… Тинчурин театры анда күчкәч кенә ремонт эшләре башланыр да, аннары театр, оешкан чактагы беренчел «күчмә театр» чагын искә төшереп башка мәйданчыкларда спектакльләр куярга мәҗбүр булырмы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк