«Кабереңә килдем әле, әткәй...»
Җырчы Зөлфирә Шәйдуллинаның мәрхүм әтисенә багышлап шигырь укыган видеосы инстаграм битендә пәйда булды. Үзәккә үтәрлек сүзләр тамашачыны да таң калдыра.
Җырчы Зөлфирә Шәйдуллинаның мәрхүм әтисенә багышлап шигырь укыган видеосы инстаграм битендә пәйда булды. Үзәккә үтәрлек сүзләр тамашачыны да таң калдыра.
«Сагынсаң, саргайсаң, хабәр сал җилләргә», – дип җырлый идең әти... Сагынудан үзәк өзелә. Урының җәннәт түрләрендә булсын!» – дип яза Зөлфирә әлеге видеязма астында.
Әлеге видеоны Сезгә дә карарга тәкъдим итәбез. Сылтамасын аста калдырабыз.
Кабереңә килдем әле, әткәй!
Нихәл, диеп, башым иямен.
Сагындым бит, әти, жаным, диеп,
Алларыңа тезем чүгәмен.
Вакыт бара. Анын hич эше юк.
Агып бара, хәтта, еллар да.
Бернинди дә дәва табып булмый,
Юксынудан туңган җаннарга.
Кабереңә килдем әле, әткәй!
Таныйсыңмы нәни кызыңны?
Иркәләче тик бер генә тапкыр,
Башларыма куеп кулыңны.
Исеңдәме, алларыңа алып,
Үчти, үчти иткән чакларың?
Була иде кайчак, тыңламагач,
Шелтәләп тә куйган чакларың.
Хәтерлисең микән, әти, бәгърем,
Төшә идек икәү болынга…
Тирләп-пешеп печән чаба идең,
Мин күбәләк куган чагымда.
«Әти кызы», диләр иде мине,
Минем өчен бу бит горурлык!
Ниләр тагын эшли алам икән,
Әти кызы булып калырлык.
…Кабереңә килдем әле,әти…
Сагынудан үзәк өзелә.
Бар җанымны сина бирер идем,
Күрер өчен тагын бер генә!..
Ләйсән Гадеева-Шәйхетдинова шигыре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк