Логотип
Хәбәрләр

«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача

21 август Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача. Шушы чарага багышланган матбугат чарасында директордан тыш, Филармониянең әдәби-музыкаль лекторие, Татарстан Республикасы Филармония джаз-оркестры, Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле җитәкчеләре дә катнашты.

Җитәкче белән хезмәткәр арасында яхшы мөнәсәбәт булуны каян белеп була? Татар дәүләт филармониясендә барысы да тәртиптә икәнне күрсәтүче иң гади мисал: бу өстәл артында утыручы хезмәткәрләрнең гәүдәсе яки урындыгы җитәкчегә таба борылган, йөзләрендә нурлы, ихлас елмаю. Монда хөрмәт тә, яхшы мәгънәдә буйсыну да.

Филармониянең эшчәнлеге турында хәтта бер сүз әйтелмичә дә анда эшләр җыр чишмәседәй ургылып, гөрләп агуы тулы заллардан, гастрольләрдән кайтып кермәгән коллективлардан күрә алабыз. 

 

Кадыйм Нуруллин: «Филармония елдан-ел үзенең миссиясен арттыра, зурайта бара. Без сезнең белән һәрвакыт аралашабыз. Бүген инде без сезнең каршыгызда филармониянең бөтен коллективлары белән җавап тотарга килдек. Бездә сезон ачылу һәм ябылу дигән әйбер дә ниндидер очраклылык кына, чөнки коллективларның кайсыдыр ялга киткәндә икенчесе эшләп кала; филармониянең туктап торганы юк, ул 24 сәгать эшли торган оешмаларның берсе. Абонементлар программкасында 200 дән артык концерт. Ул концертларның барысы да әзер. Бүген бездә 36 жанрда иҗат итәләр. Быел, башка еллардан аермалы буларак, билетларны офлайн түгел, онлайн саттык. Беренче ике көндә генә безнең абонемент саткан бәябез 5 миллионны узып китте. Бу кайбер концерт оешмаларының еллык бюджеты. Быел 89 нчы сезонны «Илһамлы фестиваль» концерты белән ачабыз. Илһам абый дигәннән, «Пирамида» концертлар залы янындагы скверга Илһам Шакиров исеме бирелде. 11 августка хәтле без төрле архитекторлар һәм скульпторлар белән берлектә конкурс оештырдык. Ул конкурста 10-лап эш катнашты. Илһам абый һәйкәле шушы ук скверга басачак. Урыны билгеле. Икенче яңалык: Филармония скверы булган сквер законлы рәвештә үз атамасын алды. Апрельдән башлап ул «Филармония скверы» булды. Анда, бинаның икенче ягында Әлфия Авзалованың һәйкәле басачак. Якын арада конкурс игълан итәчәкбез»

 

Күп еллар Илһам Шакиров белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган күренекле җырчы, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Зилә Сөнгатуллина филармониядәге эшчәнлек турында фикерләрен җиткерде: «Илһам Шакиров исемендәге премия булдырылды һәм мин шул премия лауреаты булуым белән горурланам. Илһам Шакировны күреп ничә буын яшьләр үсте. Илһам абый укытмаса да, ул үзенең иҗаты белән күпме талантлы яшьләрне тәрбияләде. Хәзер дә ул җырлаган репертуарны яшьләр җырлый. Илһам абый Казан консерваториясенең дә горурлыгы. Ул халык алдына профессиональ яктан бик яхшы әзерлек белән килгән. Мин Илһам Шакировны Салих Сәйдәшев, Габдулла Тукай белән бер рәткә куяр идем, чөнки алар сәнгатебезнең өлгесе»

 

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле җитәкчесе, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов сүзен хезмәттәшләренә рәхмәт белдерүдән башлады: «Филармониядә 4 коллектив эшли. Иң сөендергәне – бу 4 коллектив бер коллектив кебек, бердәм булып эшли. Моның өчен директорыбызга рәхмәт. Мин филармониянең сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнгән вакытта Кадыйм Назыйрович белән утырып сөйләшеп, коллективларның эшчәнлегенә кысылмам, дип килештек, чөнки һәр сәнгать җитәкчесе коллективының юлын, кыйбласын үзенчә күрә. Бүгенге көндә мин горурланып әйтәм: Тукай исемендәге филармония  – халык музыкасына да, джазга да, классикага да, фольклор музыкасына да бик теләп килә торган публикасы булган бердәнбер коллектив. Безнең публика – ул өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да»

Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры җитәкчесе Анатолий Шутиков коллективның 32 концерт сезоны ачылуын искәртте: «Безнең оркестр эшчәнлегендә 4 юнәлеш каралган, 4 төрле абонемент әзерләдек. Болар: «Романс и песня на все времена», «Маэстро Анатолий Шутиков приглашает», «Музыкальные встречи по воскресеньям» (балалар өчен), «Музыкально-литературные вечера с оркестром». Классик язучыларыбызга багышланган концертлар күздә тотыла. Без концерт программаларын килгән тамашачылар рухланып китәрлек булсын дип планлаштырабыз. Әлегәчә без моңа гел ирешә идек, моннан соң да шулай булыр дип уйлыйм. Шулай ук, илебезнең төрле шәһәрләрендә гастрольләр күздә тотыла. Октябрь, ноябрь айларында зур гастрольләр белән Кытайга барачакбыз. Кытайның 15 шәһәрендә концертларыбыз узачак"

Музыкаль-әдәби лекторийга быел 80 ел тулу һәм башка яңалыклар турында әлеге лекторийның сәнгать җитәкчесе Владимир Васильев сөйләде: «Быел безнең коллектив 10 абонемент әзерләде. 12 ел элек бөтен гаилә өчен бер генә абонемент булса, хәзер инде без үсәбез дип өметләнәм. 10 абонемент эчендә 30 концерт. Бу концертларда татар, рус композиторларын искә алачакбыз»

 

Бу урында тукталасы килә. Ник дигәндә, матбугат чарасы ике дәүләт телендә уздырылды. Айдар абый Фәйзрахманов үз фикерләрен рус телендә җиткерсә, Владимир Васильев чеп-чи татарча сөйләде. Татар теленә тиешле дәрәҗәдә игътибар күрсәтелмәгән булып тойган журналистларга Васильев бик грамоталы рәвештә «Сезнең татар теленә игътибар итүегез бик күңелле. Бездә 2 дәүләт теле бар, без һәрвакыт ике телгә дә игътибар бирергә тырышабыз. Анатолий Иванович Шутиков та кайчан да булса татар телен өйрәнәчәк» дип шаяртып куйды һәм шуның белән залда тарала башлаган ризасызлык рухын бер мизгелдә таратты. Айдар абый да «Фольклор музыка дәүләт ансамбле белән 55 тапкыр 35 илдә булып, инанган әйберем шушы: балалар өчен дә, яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә музыканың милләте юк. Аны кеше үзенең күңел халәтенә карап кабул итә» диде. Лекторий, ансамбль җитәкләү, дистә еллар эчендә җыелган тәҗрибә кайчакта дипломат булырга да өйрәтә икән, дип сокланып карадым. 

 

Джаз оркестры әзерләгән программа турында оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёр Сергей Васильевтан белдек: «Әлбәттә инде безнең ике традицион фестиваль - "Джазовая Казань" һәм "Джаз-КроссоверФест» турында әйтеп үтәм. Дөньяда аналоглары булмаган «Джаз, рожденный в Татарстане» дип аталган эксклюзив программаны да аерып күрсәтәсе килә. Бу программа татар композиторлары музыкасына багышланган. Бу сезон дәвамында безнең оркестр белән күп күренекле җырчылар, якын дусларыбыз чыгыш ясаячак. Балалар өчен дә концертларыбыз бар. Күптән түгел патриотик программа да төзедек, аның белән без республика буйлап йөрибез. Ул Пушкин картасы ярдәмендә чынга ашырыла»

 

Тукай исемендәге Филармониядә узучы чаралар үзләренең төрлелеге, эчтәлеклелеге, тирәнлеге белән һәрчак аерылып тора. Филармониядә хезмәт куючы иҗатчыларга бары уңышлар телисе килә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021