Логотип
Хәбәрләр

Камал театры акциясе: футбол җанатарларына спектакль билетлары ташлама белән сатыла

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында барган спектакльләргә Камал театры җанатар паспорты булганнарга билетны 50 процент ташлама белән сата. Бил...

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында барган спектакльләргә Камал театры җанатар паспорты булганнарга билетны 50 процент ташлама белән сата. Билетлар инде сатуда. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә Камал театры директоры Илфир Якупов хәбәр итте.

Матбугат чарасы Камал театрының чемпионат чорында барачак мәдәни программасына багышланган иде. Анда Камал театры директоры Илфир Якупов белән театр актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова катнашты.

Чемпионатның мәдәни программасындагы спектакльләр 14 июльдән башланып, 6 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

14 июньдә ул Туфан Миңнуллинның театр сәхнәсендә 20 елдан артык барган “Җанкисәккәем” спектакле белән башлана. 6 июльдә легендар “Зәңгәр шәл” белән ябыла. Барлыгы 11 спектакль күрсәтелә. Спектакльләр барысы да татар телендә бара. Рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә белән тәэмин ителгән.

“Казан зур спорт чараларын беренче тапкыр гына үткәрми. Без аларның һәрберсендә актив хезмәттәшлек итәбез, - диде Илфир Якупов. - Безнең әле сезон ябылмаган. Спектакльләрдә туристлар күп булуын да күрәбез. Чөнки синхрон тәрҗемә төчен колакчыннар күп алына. Без инглиз теленә тәрҗемә эшләүче аз санлы театрларның берсе. Хәтта рус театрлары арасыннан да мондый тәрҗемә эшләүчеләрне әйтә алмыйм”.

“Чемпионатта Россиянең 11 шәһәре катнаша. Шулай туры килде – без дә 11 спектакль күрсәтәбез”, - дип билгеләп үтте театр директоры.

Илфир Якупов Камал театрында спорт фанатлары күп булуын ассызыклады. Шуларның берсе булган актриса Миләүшә Шәйхетдинова чемпионат уеннарының Казанда булуын зур бүләк дип атады. Ул үзе инде ике уенга билет сатып алган.

“Театр белән спортны уен берләштерә. Икесендә дә уен. Без уенның тәмен беләбез, азартын тоябыз. Безнең театрда спорт җанатарлары бик күп. Заманында Марсель Сәлимҗановтан башлап... Чемпионат буласын белгәч иң элек күз алдыма Марсель Сәлимҗанов килде. Ничек сөенгән булыр иде ул! Хәзер Әсгать Хисмәтов та, Илдус Габдрахманов та көтә уеннарны. 80 яшьлек Наил Дунаев белән нинди һава торышы булыга карамастан матчларга йөрибез. Татарстан флаглары белән барабыз. Мин тренерның уенчыларны ничек ачуын күзәтергә, анализларга яратам. Чын уен яраткан кеше спортны да, театрны да ярата”, - диде Миләүшә Шәйхетдинова.

Театрның спектакльләре уен барган көннәргә куелмаган. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк