Логотип
Хәбәрләр

«Уңышлы афиша - сирәк күренеш...». Камал театры фойесының икенче катында «Ожидание» дип аталган күргәзмә ачылды

Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының 130 еллыгына һәм Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына багышланган күргәзмәдә Камал театры гына түгел, башка театрларның спектакльләре һәм пьесалары өчен дә ясалган афишалар, эскизлар һәм макетлар куелган. Монда Казан сәнгать училищесы студентлары (17 афиша) һәм Казан сәнгать училищесы каршындагы Креатив индустрияләр мәктәбе укучыларының (9 афиша) эшләре тәкъдим ителә. Күргәзмә Сергей Геннадьевич Скоморохов җитәкчелегендәге театраль-декорацион бүлек студентлары тарафыннан ясалган 15 декорация макетын һәм 17 эскизны да үз эченә алган.

Ачылышта Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, Казан сәнгать училищесы мөгаллиме, Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов, Казан сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйлметдинова, “Созвездие-Йолдызлык” театрының баш режиссёры Александр Туманов, Камал театрының костюмнар буенча рәссамы Марина Марьянич катнашты.

Илгиз Зәйниев булачак профессионалларга хәер-фатихасын бирде, аларга уңышлар теләде:

“Бу бик сирәк һөнәр. Артистлар һәм башка театраль һөнәр ияләре ел саен әзерләнә. Ә менә театр өчен эшли торган рәссамнар сирәк. Өстәвенә, Казанда бу практика әле күптән түгел генә башланды. Сергей Геннадьевич хәзер өченче курсын чыгара. Моңа кадәр ике курс чыкты инде. Бу шәкертләрнең күпчелеге хәзер эшкә урнашкан һәм алар бөтен Рәсәй буенча исемнәре танылган шәхесләр. Алар арасында хәтта “Алтын битлек” лауреатлары (Марьяничка ымлап – авт.) һәм номинантлары да бар. Сергей Геннадьевич, беренче чиратта сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли белә. Сезгә, училищега шундый ныклы, төпле белем бирүегез өчен рәхмәт! Казан сәнгать училищесын тәмамлап, балалар башкала вузларында укуларын дәвам итәләр. Без андагы педагоглар белән шәхсән таныш. Безнең училищены тәмамлаучылар бик аерыла, әзерлек дәрәҗәсе белән башкалардан бер баш югарырак торалар, диләр.

Һәр макет – ул кечкенә бер дөнья, кечкенә спектакль. Плакат сәнгате дә бик авыр. Бер рәсемгә бөтен бер спектакльне, шул спектакльдә булган бөтен мәгънәне сыйдырырга кирәк. Уңышлы афиша да сирәк күренеш...

Театрыбызда күргәзмәләр оешытыру юнәлешен башлап җибәрүебезгә мин бик шат. Бу балалар – безнең киләчәгебез. Бүген үзегезне, үз вакытыгызны һөнәр үзләштерүгә багышлагыз һәм сез эшсез калмаячаксыз. Яхшы профессионал театрга бик кирәк, ул һәрвакыт югары бәяләнә!”.

 

Күргәзмәне караганнан соң туган фикерләр.

Афиша ясаучы яшь осталарның иҗат җимешләрен җентекләп тикшерү кем тарафыннан эшләнергә тиештер – белмим. Әмма “Кечтүк” сүзен “Кетчүк” дип язып куюларыннан көлдем дә, бераз ачуым да килде. Матур күргәзмәне караудан туган матур хисләр ташкынына бер кечкенә генә кашык дегет салган төсле булды инде бу. Ә, юк, тагын берәү бар икән. 2017 нче елда Фәрит Бикчәнтәев Сөмбел Гаффарованың “Килмешәк” әсәрен куйды. Афишасы да спектакльнең җисеменә туры килеп тора иде. Шәкертләр инде сәхнәдә баручы спектакльләргә афиша ясап, аларга яңа, үзгә, яшьләрчә карашларын өстәргә тырышкан. “Килмешәк” спектакле өчен ясалган афишада Хэллоуин өчен әзерләнгән кабак эченнән өчпочмаклар күренеп тора. Дөресрәге, өчпочмакка охшаш “нәстәләр”. Баштан “Ясалма фәһем өчпочмакны шулай күзаллаганмы соң?” дигән уй узды. Татарча материалда русча җөмләләрне куллану дөрес булмаса да, бу афишада сурәтләнгән ризыкны “что-то отдаленно напоминающее өчпочмак” дип кенә атап булыр иде.

Шул ук вакытта, “Башмагым” спектакле өчен ясалган афиша канәгатьләнү хисен уятты. “Кыскалыкта – осталык” дигәндәй, тыйнак кына төсләр кулланып, афишаның урта бер тирәсенә матур аяк киеме сурәтләп кую бик дөрес булып тоелды.

Алга таба мондый күргәзмәләр даими рәвештә оештырылачак һәм килгән тамашачылар бина һәм спектакльләр белән генә түгел, ә шушындый матур сәнгать әсәрләре белән дә таныша алачак, диделәр театрда.

Фото – Таңсылу Мостафина

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021