Логотип
Хәбәрләр

Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!

9 сентябрь Татарстанның халык артисты Наилә Ибраһимованың 80 яшьлек юбилее уңаеннан инде 30 ел сәхнәдән төшмәүче «Гөргөри кияүләре» спектакле тамашачыларны сөендерде. Бу дата артистканың юбилей кичәсе буларак кына түгел, ә Камал театрының Татарстан 1 адресы буенча урнашкан бинада соңгы спектакль уйналган көне буларак та тарихта кала.

Камал театрының яңа бинасы төзелә башлаганнан бирле артистлар да, театрның башка бүлекләрендә эшләүче хезмәткәрләр дә билгеле бер дулкынлану хисләре белән шушы күченүне көтә башлады. Әле бина төзелеп бетеп, инде кайбер спектакльләр анда уйнала башлагач та күбесе «күчәбез бит» дигән уйны, фактны тулаем кабул итеп бетерә алмагандыр төсле иде. Ә кичә, соңгы спектакль уйналгач, аңлау һәм кабул итү килде бугай. Быелның язы, җәе дәвамында «кайбер спектакльләр иске бинада уйнала торган булачак икән, аларны яңа бинага җайлаштыру кыен» дигән сүзләр күп ишетелде. Кайбер артистларның күңелен «шуларны уйнаганда булса да кадерле бинабызга кире кайтырбыз» дигән фикер җылытып торгандыр сыман. Сүз «Хуш, авылым» һәм «Хуш, авылым. Хыял» спектакльләре турында. Ахыр чиктә, аларны да яңа бинаның Көнчыгыш залында уйнаячаклары билгеле булды. 

Бу көнне юбилеен билгеләп үтүче Наилә Ибраһимова спектакльдән соң рәхмәт сүзләрен әйтте: 

«Бүген шушы зур абруйга ия булган театр сәхнәсендә бер сүзгә басым ясап әйтәсем килә – ул рәхмәт сүзе! Әтием-әнием арабыздан киткән булса да, алар минем йөрәгемдә, рухымда мәңге саклана. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрын дөньяга танытып, эшләтеп килүче Фәрит Рәфкать улына, Илфир Илшат улына, Илгиз Зәйниевкә бик зур рәхмәтләрем. Алар театрдан чыкмыйча эшли торган кешеләр. 1968 елда театрга килдем, яшәү дәверендә мин бөек артистлар белән очраштым. Бу минем иң зур бәхетемдер, мөгаен. Ә бүген минем артта бүгенге көн коллективы басып тора. Искиткеч талантлы коллектив. Инде театр биеклеге белән чагыштырганда, минем кечкенә генә уңышымны, кечкенә генә хезмәтемне зур итеп бәяли белгән Татарстан хөкүмәтенә рәхмәт! Рәхмәт сезгә! Сау-сәламәт булыгыз! »

Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев юбилярга җылы сүзләрен, матур теләкләрен җиткерде: 

«Наилә апа бөтен артистлар арасында иң пунктуаль актриса. Ул театрга беренче булып килә, бер сәгать алдан утыра. Аны беркайчан бер помреж эзләп йөрми, чөнки ул гел урынында. Рәхмәт сезгә менә шул традицияләрне саклаганыгыз өчен. Мин ышанам – киләсе юбилеегыз да яңа бинада узачак! Саулык-сәламәтлек сезгә!»

Бина белән хушлашу сүзләрен театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев әйтте: 

«Сез барыгыз да тарихи вакыйгада катнашасыз. Сез Галиәсгар Камал театрының бу бинадагы соңгы тамашачылары. Без бүген бу бинада соңгы спектаклебезне уйнадык. Иртәгәдән яңа бинада гына уйнаячакбыз. Бу безнең өчен бик моңсу, бик дулкынландыргыч вакыйга. Минем үземнең дә кулларым калтырый, әле шаяртып-көлеп кенә йөргән идек… Монда басып торган 80% артист – менә бу сәхнәдә артист булган кешеләр. Без бу сәхнәдә режиссёр, бу сәхнәдә драматург булган кешеләр. Без бу сәхнәдән күпме бөекләребезне озаттык… Бу Марсель Хәкимович тезләнеп үпкән сәхнә. Безнең өчен бик кадерле сәхнә, кадерле бина һәм без бик дулкынланып китәбез яңа бинага. Яңа йортка күчкәндә бичураны үзебез белән алып китәргә кирәк бит инде, ә безнең бичурабыз – ул сез (тамашачылар – авт.). Киләчәктә дә, инде яңа бинада да безнең спектакльләребезгә шулай ук тутырып килерсез, яратырсыз, кул чабарсыз, ошамаса безне сүгәрсез. Сезгә ошар өчен без тагын да яхшырак спектакльләр куярга тырышырбыз. Бик зур рәхмәт сезгә! Соңгы 40 елга якын вакыт менә бу бинада үткән. 120 еллык театрның 40 елы – ул өчтән бере. Бу бик зур гомер. Бик зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә, октябрь аеннан биредә Кәрим Тинчурин театры булачак һәм сез шулай ук аларны да яратырсыз, аларга да йөрерсез, дип өметләнәбез. Без бөтен коллективыбыз белән аларга бик зур уңышлар телибез. Татар театры яшәсен! Исеме нинди генә булса да, без барыбыз да татар театры! Без барыбыз да үзебезнең халкыбызга хезмәт итәбез! Бик зур рәхмәт сезгә! Рәхмәт бу бинага!»

Татарстанның атказанган артисты, Камал театрында 2011 елдан бирле эшләүче Ришат Әхмәдуллиннан да күченү турында фикерен сорадык: 

«Мин бик баналь булырмын инде, ләкин бу минем шәхси фикерем. Әлбәттә моңсу, чөнки мин әлеге театрга студент вакытта ук килдем һәм минем артист буларак халыкка танылуым, формалашуым шушы театрда булды. Минем өчен ул бина бик якын һәм бик кадерле. Тик яңа бинаны да инде мин яратып өлгердем, аңа карата бернинди начар хисләрем дә юк, мин инде аны үз иттем. Әлегә аның бөтен почмагын йөреп чыкмасам да, инде үзем булган җирләре шулай ук бик кадерле була башлады һәм бу әйбәт күренеш. Әлбәттә Камал театрында мондый вакыйга беренче тапкыр түгел, аның тарихында инде булган күренеш. Тарих кабатлана гына һәм мин моңа бик уңай карыйм. Иң мөһиме, татар театрыбызның киләчәге якты булсын. Моның өчен яңа бинабызда шартлар тудырылган»

 

Театрларыбызга бары уңышлар теләп, киләчәктә төрле сәхнәләрдән татар телендәге матур, эчтәлекле, тирән, шул ук вакытта көлдерерлек спектакльләр карап уйланырга һәм ял итәргә язсын дигән теләктә калабыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021