Логотип
Хәбәрләр

Камал театрында «Калеб. Яңа сулыш» концерты көтелә

31 март 18:30 Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Универсаль залында узачак кичәдә бер сәхнәдә җырчылар, шагыйрьләр, музыкантлар, биючеләр һәм рәссамнар җыелачак. Булачак чара турында махсус оештырылган матбугат чарасында сөйләштеләр.

Сценарий авторы – Рүзәл Әхмәдиев

Режиссёр – Лилия Әхмәтова

Музыкаль бизәлеш – Ильяс Камал

Лилия Гәрәева “Бу – Калебнең быелгы сезонының иң мөһим проектларының берсе”

“Бу чара – татар мәдәниятенең бүгенге йөзен билгеләүче яңа буын сәнгать эшлеклеләренең бер сәхнәгә җыю. Миңа калса, бу проект – Калебнең быелгы сезонының иң мөһим проектларының берсе. Ул көнне “Шәүләләр, яки кыю кыз Ратта Сант” монобалетыннан өзек күрсәтеләчәк, аны композитор Айдан Ниязов һәм балерина Камилә Галиева тәкъдим итә. Икенче тандемыбыз – Кариев театрының әйдәп баручы актрисасы Альбина Ногманова һәм композитор Айдар Абдрахимов. Яшь рәссамнырыбызның күргәзмәсен фойеда оештырырга ниятлибез”

Ильяс Камал “Зәвыклы булырга тиеш”

“Моңа кадәр күбрәк җыр өлешенә игътибар бирелгән булса, хәзер монда җыр да, балет та, инструменталь музыка да, опера әсәрләре дә тигез дәрәҗәдә. Әйтергә кирәк, барысы да югары зәвыклы, профессиональ иҗат ителгән. Килегез, күрегез, тыңлагыз безнең иҗатчыларның никадәр күптөрле икәнен. Төрле булуларына карамастан, Калеб берләштерә”

Рүзәл Әхмәдиев “Дөньяны яшьләр үзгәртә, яшьләр этәрә”

“Кызганыч, башка бик күп иҗат әһелләре бу фикер белән килешмидер, бәлки килешәсе килмидер, ләкин дөньяны, мәдәниятны, гомумән бөтен әйберне яшьләр үзгәртә, яшьләр алга этәрә. Алар заман сулышын тоеп яшиләр. Сценарист, оештыручы буларак безнең эшебез – әлеге талантны бозмыйча, үзгәртмичә тамашачыга җиткерү һәм яшьләрдә өмет барлыкны күрсәтү. Элегрәк иҗади буын дулкын-дулкын булып килгән. Ни өчен дулкын булып килгәннәр? Чөнки алар аралашып яшәгән, һәрвакыт бер-берсенең иҗатларын тикшергәннәр, фикерләрен әйткәннәр, яхшы мәгънәдә тәнкыйть белдергәннәр, бер-берсен үсендергәннәр. Безнең хәзерге проблеманы чишәсе иде. Кешеләрнең дулкынлап килмәве кызганыч. Калебнең максаты – әлеге иҗади кешеләрне берләштереп, ниндидер продукт ясау”

Дания Нәгыйм “Бу минем беркемгә дә әйтмәгән хыялым иде”

“Калеб – минем өчен элек-электән омтылыш. Миңа аның һәрбер концерты, һәр кичәсе күңелемә ятышлы иде һәм беркемгә дә әйтми торган яшерен хыялым бар иде: Калебтә катнашасы килеп йөрдем. Башка иҗатташ дуслар белән, башка иҗат өлкәсе кешеләре белән бер сәхнәдә басып тору минем өчен зур бәйрәм. Бөтенебезне бер йодрыкка туплау – Калебнең миссиясе”

Айгиз Хәйдәршин “Без белем алырга киләбез”

“Дөресен әйткәндә, без – яшьләр белем алырга киләбез. Ильяс абый белән эш итү минем өчен мөһим. Калеб – минем өчен яңалык. Татарстанда ниндидер зур, халык җыелган, яхшы чараны күрәсең, соңыннан аның Калеб тарафыннан оештырылган икәнен белеп аласың”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021