Логотип
Хәбәрләр

Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте

«Сеңелкәш» (»Ася» И. Тургенев) спектакле премьерасының икенче көненнән соң туган фикерләр.

Премьера котлы булсын!

Бу спектакль күбрәк югары сыйныф укучылары аудиториясе өчен яхшы булыр төсле. Мәктәп программасында И. Тургеневның «Ася» әсәре бар дип хәтерлим (бүгенге көндә программа үзгәрмәгән булса). 
Спектакльдә уйнаучылар барысы да яшь артистлар, алар әле быел гына труппага алынды. Н. әфәнде ролендә элек Качалов театрында эшләп, хәзер Камал театрына алынган Ирек Хафизов. Сөйләме, үз-үзен тотышы белән никтер Рамил Вәҗиевны хәтерләтте. Махсус аңа охшарга теләп уйнавымы, әллә мин генә шундый параллель үткәрәмме – аңлап бетереп булмый әле. Мөгаен, Ирек уйнаган башка спектакльләрне карагач бер нәтиҗәгә килеп булыр. 

Ася һәм Гагин рольләренә ике состав билгеләнгән: Алия Фәйзиева һәм Илүсә Камалиева, Илсаф Нәҗипов һәм Искәндәр Низамиев. Без беренче составка эләктек. Кызык күзәтү: бу дүрт яшь артист башта Кариев театрында эшләп китте. Алия Фәйзиева «Ромео һәм Джульетта» спектаклендә баш рольдә уйнады. Илүсә Камалиева, Бикчәнтәев курсына эләккәнче, башка курс белән укыган чагында ук Кариев театрында «Ак чәчәкләр» спектаклендә уйный башлаган иде инде. Илсаф Нәҗиповның, Кариев театрында баш рольләре, инде берничә еллык эш стажы булуга карамастан, Камал театры труппасына ыргылуын башта гаҗәпсенеп кабул итсәк тә, соңрак аның бу адымына аңлап карый башладык. Артист кешенең үсәргә теләве табигый хәл. Монда да бушлыкка килеп кермәде бит – шунда ук сизелерлек зур роль. Ә Искәндәр Низамиевның тарихы Илсафныкына охшаш: ул да Кариев театрында баш рольләрдә уйнады, хәтта Илсафтан калган рольләр дә аңа бирелгән иде. Ахыр чиктә Искәндәрнең Камал театры труппасына алынуы гаҗәеп хәл булып тоелмады. Хәзер театрга яшь артистлар бик кирәк, 3 залны тутырырлык спектакльләр дә куясы бар бит әле. 

Фрау Луизе ролендә Эльза Муратхуҗина, Көймәче Адель Равилов булды. 

 

Ни өчен Кариев театрыннан Камал театрына күчкән артистлар турында фикер йөртергә булдым соң әле мин? Ә, аның сәбәбе бар бит: «Сеңелкәш»не караганда миңа бик күңелсез булганга күрә икән… Сүз дә юк, артистлар үз рольләрен яхшы уйнады, әмма нәкъ менә төп сюжет эчендә тасвирланган вакыйгаларны күзәтү никтер бөтенләй кызык түгел иде. Карап торышка барысы да яхшы кебек, ут та яхшы куелган, музыкаль рәт тә урынлы төсле. Әмма спектакль күңелсез килеп чыккан... Төп сюжеттагы вакыйгаларга караганда, спектакльнең буеннан-буена үзара мөнәсәбәтләрнең билгеле бер үсешенә ирешкән Фрау Луизе белән Көймәче артыннан күзәтү күпкә кызыклырак булды. Эльзаның Камал театры сәхнәсендә инде берничә еллык тәҗрибәсе булу яхшы сизелә, Адельның да табигый сөйкемлелеге спектакльгә ачык төсләр кертте. Әйе, премьера котлы булсын!..

Бәлки режиссёр шушы спектакль белән ни әйтергә теләгәнне аңлар өчен миңа аны берничә тапкыр карарга кирәктер? Бәлки. 

Фото – Таңсылу Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021