Логотип
Хәбәрләр

Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!

Камал театрының 120 нче сезоны традицион «Зәңгәр шәл» белән ачылды. Әмма 2011 елдан бирле шушы рольдә булган Ришат Әхмәдуллин урынына бу юлы Алмаз Борһанов уйнады. Тамашачылар Алмазның уйнавын бик уңай кабул итте. «Алга таба ике состав - ике Булат, ике Мәйсәрә булачак» дигән сүз дә таралды. Анысын күз күрер...

Ә Мәйсәрә ролендә Алмазның хәләл җефете Рәйхан Габдуллина. Яшьләргә карап ихтыярсыздан Илсөя һәм Рамил Төхвәтуллиннарның Мәйсәрә белән Булаты искә төшә. Ирле-хатынлы бу тандемны тамашачылар әле дә яратып искә ала. Рәйхан белән Алмазга да шундый ук тамашачы мәхәббәте, уңышлар телибез!

 

Алмаз Борһанов Камал театры труппасына 2017 елда алынды. Ул тамашачылар игътибарын "Көл", "Рәшә", "Хуш авылым" спектакльләрендәге баш рольләре белән җәлеп иткән иде инде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021