Хәбәрләр
Камалда "Мәңгелек буран" көтелә
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Ч.Айтматовның «Гасырдан да озын көн» романы буенча куелачак «Мәңгелек буран» спектакленең премьерасы була. 4, 5, 6 һәм 7 ноябрьдә...
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Ч.Айтматовның «Гасырдан да озын көн» романы буенча куелачак «Мәңгелек буран» спектакленең премьерасы була.
4, 5, 6 һәм 7 ноябрьдә узачак спектакльнең режиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам - Геннадий Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов, балетмейстер - Сәлимә Әминова.
«Гасырдан да озын көн…» - Чыңгыз Айтматов иҗатында шактый мөһим урынны алып торучы әсәрләрнең берсе. Төрле вакыт аралыкларын һәм сәнгати чараларны берләштергән, фантастика, мәсәлләр һәм реализмга корылган, маңкортлар хакындагы билгеле легенданы, данлыклы ак дөя Каранар токымын яктыртуны үз эченә алган роман бүгенге көндә дә актуаль. Быел дөнья җәмәгатьчелеге кыргыз прозасы классигының 90 еллык юбилеен билгеләп үтә. Камал театры да бу чарадан читтә калмады. Режиссер Илгиз Зәйниев күп кенә сюжет сызыкларыннан баш тартып, игътибарны романның төп темасына - катлаулы чорда яшәгән кеше язмышларына юнәлтә. Әлбәттә, спектакльдә маңкорт турында легенда да урын ала, ул үз тамырларыңны югалту хакындагы куркыныч кисәтү буларак яңгырый, диелгән театрның матбуган үзәге хәбәрендә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: kamalteatr.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк