Логотип
Хәбәрләр

Кариев театрында «Гомер моңы» спектакле премьерасы көтелә. Спектакль Роберт Миңнуллинга багышлана

Кариев театрының быелгы сезоны «Шәхесләр елы» дип игълан ителде. 2025-2026 еллар сезоны дәвамында әлеге шәхесләрнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган премьералар дөнья күрә: Туфан Миңнуллин (тууына 90 ел), Роберт Миңнуллин (тууына 77 ел), Салих Сәйдәшев (тууына 125 ел), Габдулла Кариев (тууына 140 ел), Фәрит Хәбибуллин (тууына 85 ел).

Габдулла Кариев театрында сентябрь аенда Туфан Миңнуллинның «Без бит авыл малае» пьесасы буенча куелган спектакль премьерасы узды. 30, 31 октябрь Роберт Миңнуллинга багышланган "Гомер моңы" (12+) спектакле премьерасы көтелә. 

"Кариев театры быелгы сезонын «Шәхесләр елы» дип игълан итте.
Роберт абый шигырьләрен укыганда балачакка кайтабыз. Шуңа күрә бу гаилә белән дә карый торган, балалар үзләре генә дә карый ала торган спектакль булуы көтелә", - диде Кариев театры директоры Илнур Гайниев.

Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу Сабирова да матбугат конференциясендә катнашты:

"Монда 45 ләп шигырь кулланыла. Булат Минкин шулай сайлады. Спектакльнең исеменә килгәндә, Роберт Миңнуллин гомер агышының бөтен давере моңга чорналып баргандыр дип аңлыйм мин үзем өчен".

Спектакльнең режиссёры, Кариев театры артисты Эльдар Гатауллин:

"Пьеса 12 бүлектән тора. Монда Роберт Миңнуллинның балачагыннан соңгы көннәренәчә вакыт аралыгы алынган. Роберт Миңнуллин образын 3 артист уйнаячак: Рамил Вафин, Айрат Шамс, Баязит Кәримов"

«Башка шәхесләрнең түгәрәк дата, Роберт Миңнуллинның алай түгел бит. Алай да нишләп аны да сайларга булдыгыз?» дигән сорауга театр директоры Илнур Гайниев: «Без бит шуңа сезонны «Шәхесләр елы» дидек, «Юбилейлар елы» димәдек. Роберт абыйның юбилеена 1-2 генә ел вакыт калса да, нишләп әле без чикләнергә тиеш, шундый мөмкинлек булган очракта? Киләсе зур юбилеена беренче адымнары була бу», - дип җавап бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021