Кариев театрының тантаналы көне
(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театрының яңа бинасы 26 апрельдә ачылачак һәм ачылу тантанасында коллектив Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны көтә. Бина кунакларны...
(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театрының яңа бинасы 26 апрельдә ачылачак һәм ачылу тантанасында коллектив Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны көтә. Бина кунакларны каршы алырга әзер. Бу хакта театр директоры Мансур Ярмиев әйтте.
Театрның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, яңа сәхнәдә куелачак беренче спектакль “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” булачак.
Искәртеп үтәбез, театрның баш режиссеры Ренат Әюпов сәхнәләштергән “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле “Иң яхшы балалар спектакле” номинациясе буенча “Тантана” республика театр премиясенә ия булды.
Яңа бинага күчкәч, премьералар парады булачак, дип хәбәр итә матбугат үзәге. Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинның иҗади эшчәнлегенә 50 ел тулу уңаеннан "Супер кияү" (Туфан Миңнуллин) спектакле, театрның беренче көннәреннән иҗат иткән Халидә Сөнгатуллинаның юбилее хөрмтенә куелган "Кичер мине, әнкәй" (Рабит Батулла) спектакле дә премьера буларак тәкъдим ителә.
Фото: пресс-служба театра
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк