Логотип
Хәбәрләр

Кәрим Тинчурин театрында премьера - «Ал яулыклы язмышым»!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 2026 нчы елның беренче премьерасы - Чыңгыз Айтматов әсәре буенча «Ал яулыклы язмышым» спектакле көтелә! Инсценировка авторы һәм режиссёр - Айдар Җаббаров.

Югалган мәхәббәт турында сагышлы тарих чагылган Айтматов әсәрен бүгенге көн яссылыгына яраклаштырып куелган әлеге спектакльдә мәңге үлмәс кыйммәтләр - ярату, дуслык, тугрылык темасы күтәрелә.

Премьера көннәре - 23, 24, 25 гыйнвар.

Театрның зур залында булачак. 

Билетлар Тинчурин театры сайтында һәм кассасында.

Фото – Кәрим Тинчурин театры матбугат бүлегеннән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021