Логотип
Хәбәрләр

Казан хоккейчылары Гарәп Әмирлекләренә юл тота

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасының даими чемпионатында Мәскәүнең ЦСКА командасын отты. Казанның "Татнефть Арена" боз сара...

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасының даими чемпионатында Мәскәүнең ЦСКА командасын отты. Казанның "Татнефть Арена" боз сараенда узган матч "Ак Барс" файдасына 6:4 исәбе белән төгәлләнде.

Әлеге матч Олимпиада уңаеннан игълан ителгән озын тәнәфес алдыннан ике команда өчен дә соңгы матч иде. Ә тәнәфестән соң плей-оффка да ерак түгел – даими чемпионатны төгәлләр өчен ике генә уен уздырасы кала. ЦСКА инде Көнбатыш конференциядә беренче урынга күтәрелү мөмкинлеген югалтты һәм икенче урыннан да түбән төшмәячәк. Димәк, алар өчен плей-оффка әзерлек бүгеннән үк башланды. "Ак Барс"ка Көнчыгыштагы лидерлык позициясен саклап калу өчен әлеге матчларда ялгышмаска кирәк. Чөнки көндәшләр үкчәгә басып килә.

Командада имгәнгән уенчылар шактый булуын исәпкә алсак, Казан клубы өчен озын тәнәфес файдага гына булырга тиеш. "Ак Барс" аның беренче атнасын Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә уздырырга җыена, ди. Команда инде иртәгә үк юлга кузгалачак. Аннан соң күнегүләр Казанда дәвам итәчәк, чиратта "Сочи", Мәскәүнең ЦСКА һәм "Динамо", шулай ук Әлмәтнең "Нефтяник" клублары белән иптәшләрчә очрашулар да каралган.

Бүгенге уеннның голларга бай булачагы беренче периодта ук билгеле булды – "Ак Барс" хоккейчылары лиганың иң аз алка керттерүче (53 уенга – 77 алка) команда капкачысын 9 нчы минутта ук уңайсыз хәлгә куйды – 1:0. Гол авторы – Антон Ландер. "Ак Барс"ның сөенече озак бармады – биш минут чамасы вакыт узу белән кунаклар исәпне үз файдасына үзгәртеп куйган иде инде – 1:2. Периодка ноктаны Казан хоккейчылары күплектә уйнаганда Владимир Ткачев керткән алка куйды – 2:2.

Икенче период та беренчесе кебек үк сценарий буенча барды – "Ак Барс" кертте, кунаклар исәпне тигезләде һәм алга чыкты, боз хуҗалары соңгы сүзен әйтә алды – 4:4. Бу периодта "Ак Барс"тан голларны Александр Бурмистров белән Иржи Секач кертте.

Өченче периодның 6 минуты төгәлләнергә дә өлгермәде, бүгенге матчта 10 нчы алкаларның шаһиты булдык – башта, күплектә уйнаудан файдаланып, Андрей Марков уңышка ирешсә, 6 нчы алка Станислав Галиев исәбенә язылды – 6:4.

Уен азагына кадәр исәп үзгәрешсез калды. Казан тәнәфескә күтәренке кәефтә һәм конференциядәге беренче урынын саклаган хәлдә китә.

КХЛ. Даими чемпионат. “Ак Барс” (Казан) – ЦСКА (Мәскәү) – 6:4 (2:2, 2:2, 2:0)

1:0 Ландер (Бурмистров, Секач, 08:39)

1:1 Шумаков (Шалунов, Капризов, 10:26, күплектә)

1:2 Шалунов (Капризов, 13:29)

2:2 Ткачёв (Марков, Азеведо, 16:52, күплектә)

3:2 Бурмистров (Глинкин, 23:21)

3:3 Скотт (Робинсон, Блажиевский, 28:18, күплектә)

3:4 Шалунов (Науменков, Марченко, 31:39,  күплектә

4:4 Секач (Ландер, 35:27)

5:4 Марков (Клинхаммер, Ландер, 41:14, күплектә)

6:4 Галиев (Марков, Ткачёв, 45:08)

Капкачылар: Гарипов – Сорокин (Юханссон, 45:08).

татар-информ

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк