Казан Кремле быел 30 августта татар шәһәр мәдәнияте үзәгенә әвереләчәк
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 30 август көнне Казан Кремлендә яңа татар яшьләре музыка һәм театр фестивале үткәрәчәк. Бу хакта бүген татар яшьләре оештырган “Татар шәһәр мәдәния...
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 30 август көнне Казан Кремлендә яңа татар яшьләре музыка һәм театр фестивале үткәрәчәк. Бу хакта бүген татар яшьләре оештырган “Татар шәһәр мәдәнияте: бүген һәм иртәгә” түгәрәк өстәл утырышында билгеле булды. Әлегә фестивальнең исеме һәм программасы билгеле түгел. Оештыручылар татар театры һәм музыкасыннан тыш, милли кием күргәзмәләре һәм аш-су тәкъдим итәчәк.
Бүген “Түбәтәй” кафесының конференцияләр залына җыелган татар яшьләре яңа татар мәдәниятен үстерү һәм алга этәрү кебек зур проблемалар белән бергә җәйге чорда татар иҗади яшьләрен берләштерә торган чаралар турында да фикер алыштылар. Очрашуның инициаторы - “Yummy Music” лейблы җитәкчесе, музыкант, продюсер Ильяс Гафаров. Фикер алышуда режиссер Туфан Имаметдинов, кинорежиссер Илшат Рәхимбай, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, музыкант Илнар Фатыйхов, “Кар аяк” рок-төркеме лидеры Ренат Әхмәтшин, журналист Рәдиф Кашапов һәм башкалар катнашты.
“Yummy Music” лейблы җитәкчесе, музыкант, продюсер Ильяс Гафаров яшьләр проектлары өчен билгеле бер суммада акча каралуы турында әйтте. Җәйге чорда алар татар театры дөньясын җанландыру һәм татар режиссерларын туплау өчен арт-лаборатория үткәрергә җыеналар. Шушы көннәрдә иҗади проектлар буенча тәкъдимнәр кабул ителә башлаячак. Арт-лаборатория эскизлары 30 августта Казан Кремле биләмәләрендә күрсәтеләчәк. Шушы ук фестивальдә яңа эскизлар белән бергә, инде тамашачыга тәкъдим ителгән эскизлар да күрсәтелергә мөмкин. Сүз “Әлиф”, “Шамаил”, “Ку” кебек эксперименталь спектакльләр турында бара. “Безнең музыка ягыннан азмы-күпме ирешелгән уңышлар бар, театр өлкәсендә яшь режиссерларны туплап, яңа проектлары аша алар белән таныштырасыбыз килә”, - ди Ильяс Гафаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк