Казан парксыз калмаячак
Казан парксыз калмаячак
«Кырлай» паркы өчен Казанда уңайлы урын сайланачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров әйтте.
«Без “Кырлай” паркы хуҗалары белән очраштык, алар белән тулысынча аңлаштык, алар мәчет төзелеше турында карарны хуплады», - диде ул.
Шамил Гафаров очрашуларда Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров та, Казан мэры Илсур Метшин да катнашканын искәртте. “Алар Казан халкы һәм кунаклары өчен аеруча отышлы урын сайларга сүз бирделәр”, - диде.
“Казан парксыз калмаячак, кайбер аттракционнар искергән, аттракционнарны күчерү урынын эзлибез. Яңа яхшы аттракционнар булачак. Аеруча отышлы урын сайланачак”, - дип белдерде Рөстәм Гафаров.
“Казан халкы һәм кунакларыннан аттракционнарның техник торышына бәйле шикаятьләр ишетергә туры килде. Парк хуҗалары да аларны яңартуга әзер. Төгәл урыны әлегә билгесез, ләкин яңа аттракционлы парк булачак”, - диде.
Паркны сүтү эшләре башланган, 1 нче майга төгәлләү ниятләнә.
Чыганак: ТИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк