Казан шәһәр филармониясе заманча «Золушка» тәкъдим итте
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Бүген Казан филармониясе артистлары яңартылган «Чулпан» мәдәният үзәгендә тамашачыларга «Көлсылу» («Золушка») мюзиклын тәкъдим итте. Данлыклы әкияткә заманча караш.
Бүген Казан филармониясе артистлары яңартылган «Чулпан» мәдәният үзәгендә тамашачыларга «Көлсылу» («Золушка») мюзиклын тәкъдим итте. Данлыклы әкияткә заманча караш. Төп рольләрдә Сөмбел Билалова һәм Әмир Әхмәдишин. Нигездә нәни тамашачыларны күздә тотып сәхнәгә куелган булса да, һәркемдә кызыксыну уятырлык спектакль килеп чыккан. Режиссеры ‒ Евгений Казанцев.
Спектакльдә катнашкан артистлар премьерадан соң хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Сөмбел Билалова: Мин бүген бик бәхетле, чөнки ике балачак хыялым тормышка ашты – принцесса һәм актриса булдым. Бик канәгатьмен, үзем белән дә, хезмәттәшләремнең уены белән дә. Тамашачы бик җылы кабул итте, премьера өчен бу югары нәтиҗә дип саныйм. Спектакльгә озак әзерләндек, җиңел булды дип әйтә алмыйм, барысын да да берьюлы эшләргә кирәк бит – биергә, җырларга, репликаларны сөйләргә. Барыбыз өчен дә әйтеп бетергесез бай тәҗрибә. Тамаша вакытында дүрт тапкыр күлмәк алыштырам, санаулы минутларда өлгерергә кирәк. Аеруча беренче чыгышта кыенлык сиздем. Берзаман күлмәгем югалды, таба алмыйм гына бит!.. Ярый әле ярдәмчеләребез тиз генә булышты.
Спектакльдән соң яныма кечкенә кызлар йөгереп менде, кысып-кысып кочакладылар, рәхәтләнеп аралаштык. Алар мине чып-чын принцесса итеп кабул итте, димәк, образны уңышлы тудырганмын.
Әмир Әхмәдишин: Әкият героен беренче тапкыр гәүдәләндерүем. Әлеге рольне уйнау ошады, беренче һәм соңгы тапкыр булмас дип ышанам. Кыю, мәрхәмәтле, максималист, мәхәббәтен эзләүче, югары статуска ия булуына карамастан, тормышта үз юлын, үз бәхетен мөстәкыйль рәвештә табарга омтылучы яшь егет образы. Принц – классик лирик герой, шуңа да карамастан шаяртулар да булды, җиңелчә комедия тудырырлык җирлек бар. Драматик мизгелләр дә булды, әлбәттә, әкият мәхәббәт кыйссасы, үзара мөнәсәбәтләр кору, гаделлекнең җиңүе хакында.
Иртәгә спектакльдә икенче состав артистлар катнаша, Көлсылу ролен Гөлназ Гафурова башкарачак.
Гөлназ Гафурова: Премьера алдыннан борчылып торам, әлбәттә. Рольне тәүге тапкыр башкарганда дулкынлану хисләре уяна, чөнки зур җаваплылык тоям, нәни тамашачыларыбыз бик сизгер, нечкә күңелле бит ул. Аларга ошар дип өметләнәм. Бүген кызым Җәннәт белән премьерада булдык, бик ошатты, геройлар өчен борчылып та утырды. «Әнием, иртәгә дә барасым килә, синең уйнаганны карарга» – диде.
«Көлсылу» музыкаль спектакле Казан филармониясенең май ае репертуарына да кертелгән, тамашаны барып карарга ашыгыгыз.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк