Логотип
Хәбәрләр

«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!

28 август Казан Мэриясе балконнарыннан кабат «Казан тавышлары» ишетеләчәк. Мэрия бинасы уникаль театр мәйданчыгына әйләнә. Бишенче, юбилей, «Голоса Казани – Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы гадәттәгечә шәһәр һәм Татарстан Республикасы көне алдыннан узачак. Башка еллардан аермалы буларак, быел Мэрия бинасы балконнарында шигырьләр генә түгел, ә дөньякүләм билгеле «Летучая мышь» опереттасы да куелачак.

Бу кичтә Мэрия бинасы балконнары җанланып, алардан Казанның әйдәп баручы артистлары, җырчылары тавышлары ишетеләчәк. Эксперимент рәвешендә генә башланган әлеге проект инде бишенче тапкыр үткәрелү һәм ни өчен нәкъ менә Мэрия бинасы сайлану турында Казан шәһәренең Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, проектның авторы Гүзәл Сәгыйтова сөйләде: 

«Әлеге проектта инде бишенче ел рәттән катнашучы артистлар да бар. Искәндәр Хәйруллин, Илья Славутский шул исемлектә. Лилия Гыйбадуллина, Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәммәтшин, Кадыйр Сибгатуллин, Олеся Синеглазая, Оксана Романенко, Эдуард Асадов, Владимир Ток, Ольга Кузьмич әсәрләренә мөрәҗәгать иттек. Төрле чор вәкилләре була, әмма күбрәк басым «Летучая мышь» әсәренә ясала.

2021 елда, Туган телләр елында, без төрле проектлар уйладык. «Казан тавышлары» мондый форматта уйланылмаган иде. Көндез Кремлевская урамы буйлап барганда Мәгариф министрлыгы, башка балконнардан Кремльгә кадәр шигырьләр укыла, дип уйлаган идем. Ләкин режиссёр белән очрашкач, видеомэппинг идеясе тугач ул бер бинада гына калды. Без башта хәтта Кабан күлен дә уйладык, Опера театрын да күз алдында тоттык, Ратуша балконнары, ягъни Ирек мәйданы да булырга тиеш иде. Татьяна Старикова белән Казан буйлап күп йөрдек. Ләкин Мэрия балконнарында калу иң дөрес адым булгандыр. Бу проект Мэриянең брендына әйләнде. Хәзер инде моны коллегалар да бик көтеп ала. Бу проект безнең түрәләрнең бик ачык булуы белән дә кызыклы. Бер яктан караганда, әйе, бу җитәкчеләр балконы, ләкин шунда ук театр тамашасы да куела. Безнең җитәкчеләребез бу проектка бик җитди карый. Алар күзәтәләр, һәрвакыт сорашып, кызыксынып торалар. Узган ел Мэр Илсур Рәисович Метшин хәтта үз балконын да тәкъдим иткән иде» 

Быелгы чарада Данияр Соколов җитәкчелегендәге оркестр тулаем музыкаль бизәлеш өчен җаваплы булачак, монда 70 кә якын артист катнашуы көтелә. Баш рольләрдә Татарстан Республикасының халык артистлары Илья Славутский (Качалов театры), Искәндәр Хәйруллин (Камал театры) һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Алсу Густова була. 

Казан филармониясе артистлары Руслан Закиров, Марина Карпова, Татьяна Ефремова, Камал театры режиссёры Лилия Нурель, Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов, алып баручы Марина Ясельская, «Сдвиг» театры артисты Алсу Сөнгәтова да катнашачак. 

Камал театры актеры, Татарстан Республикасының халык артисты Радик Бариев башка елларда режиссёр буларак катнашса, быел ул да сәхнәгә чыгачак. 

Татарча һәм русча шигырьләрне Татарстан Республикасының Атказанган артистлары Искәндәр Нуриҗанов, Ришат Әхмәдуллин, Динар Хөснетдинов, яшь актерлар Булат Гатауллин, Марина Ясельская һәм Алсу Сөнгатова яңгыратачак. 

Җырларны Татарстан Республикасының атказанган артистлары Артур Исламов, Татьяна Ефремова, шулай ук Илгиз Шәйхразыев һәм Марина Карпова башкарачак. Легендар La Scala һәм Большой театр солисты Рузил Гатин да әлеге чарада катнашу аерым игътибарга лаек. 

Тынлы музыка уен коралларында уйнаучы Just Brass ансамбле чыгышы да көтелә. 

Чараның режиссёры – Айдар Җаббаров. Ул инсценировка авторы Резедә Гобәева белән берлектә эшләячәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021