Казан урамнары буйлап китап сату арбасы йөриячәк
Бүгенге көннән Казан урамнары буйлап гадәти булмаган китап сатучы йөриячәк. “Книгорикша”, ягъни “китап арбасы” проектын Татарстан китап нәшрияты Пушкинның туган көне һәм Рус теле көнендә башлап җибәр...
Бүгенге көннән Казан урамнары буйлап гадәти булмаган китап сатучы йөриячәк. “Книгорикша”, ягъни “китап арбасы” проектын Татарстан китап нәшрияты Пушкинның туган көне һәм Рус теле көнендә башлап җибәрде.
Аның башлангычы Лядский бакчасында булды. Велосатучы киштәсендә төрле китапларны күрергә була. “Татар-информ” корреспондентына нәшриятның коммерция директоры Илдар Хөснетдинов сөйләвенчә, балалар өчен, тарих, матур әдәбият, татар милли ризыклары, татар классиклары һәм башка төр басмаларга ихтыяҗ зур.
“Әлеге идея ел ярым элек туды. Безнең генераль директор Илдар Сәгъдәтшин велорикша һәм китаплар белән бәйле проект эшләргә тәкъдим итте. Шулай итеп, безнең "велобук", ягъни “велокитап” барлыкка килде.
Россиядә рикша, ягъни арба белән эшләү күптән таралган ысул. Сочида, мәсәлән, велосипедларда туристлар өчен су, ашамлык сатып йөриләр. Күптән түгел без Кызыл мәйданда китап ярминкәсендә булып кайттык. Оештыручылар кайсы төбәкләрдә нинди проектлар булуы белән кызыксынды. Без "велобук" турында, ягъни парк һәм скверларда китап сату турында сөйләдек. Барысы да гаҗәпкә калды – Россиядә бүгенге көндә "велобук"лар бөтенләй юк”, – дип уртаклашты Илдар Хөснетдинов.
Шулай итеп, хәзер китап үзе сатып алучыга килә. “Китап-фест”тан соң велорикша шәһәр үзәгенә, Бауман һәм Кремль урамнарына юнәләчәк. Ә инде салкынайткач, кышын ул сәүдә үзәкләрендә китап сатып йөриячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк