Казанда Австралия командасы ачык күнекмәсен өч мең кеше карый алачак

Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Футбол буенча Дөнья чемпионатында катнашу өчен бүген Казанга килгән Австралия җыелмасы, дүшәмбе, 11 июньдә, “Хезмәт резервлары” стадионында ачык күнекмә уздыра. Бу хакта “Татар-информ” корреспондентына Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

Россиядә футбол буенча Дөнья чемпионатында катнашучы һәр җыелма команда, регламент буенча, ким дигәндә бер тапкыр тамашачылар өчен ачык күнекмә уздырырга тиеш. Бирегә керү чакыру билетлары буенча була.

  • Австралиялеләр “Хезмәт резервлары” стадионында ачык күнекмәне 11 июньдә, 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр уздыра.

“Ачык күнекмәдә өч мең кеше булачак. Чакыру билетларының бер өлеше Казан спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр алды. Безнең (спорт мәктәпләренең) челтәре бар. Австралия җыелмасы күнекмәсен карыйсы килгән барысы да чакыру билетлары алды”, - диде Леонов.

  • Австралия җыелмасы Дөнья чемпионаты вакытында Татарстан башкаласында яши һәм күнекмәләр уздыра. Алар “Ак Барс” хоккей клубы базасында урнашты.Төркем этабының бер матчы Казанда узачак. 16 июньдә австралиялеләр “Казан-Арена”да Франция командасы белән уйный.
  • татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
763
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
ЯҢАЛЫКЛАР
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы