Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан тантаналы парад башланды
Җиңү парады видеоэкраннарда дәһшәтле сугыш елларын чагылдырган күренешләр, шигырьләр, җырлар, сәхнәләштерелгән биюләр белән ачылды. Казан, 9 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бу минутларда Казанн...
Җиңү парады видеоэкраннарда дәһшәтле сугыш елларын чагылдырган күренешләр, шигырьләр, җырлар, сәхнәләштерелгән биюләр белән ачылды.
Казан, 9 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бу минутларда Казанның Меңъеллыгы мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан тантаналы парад башланып китте. Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм республиканың министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре, башка вазифаи затлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, казанлылар һәм башкала кунаклары катнаша.
Җиңү парады видеоэкраннарда дәһшәтле сугыш елларын чагылдырган күренешләр, шигырьләр, җырлар, сәхнәләштерелгән биюләрдән башланды. Тантаналы чарада 1945 елгы Җиңү көне бәйрәме сәхнәләштереп күрсәтелде.
- Бүген Казанның Җиңү паркында 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр хәрби тынлы оркестрлар Бөек Ватан сугышы чоры композицияләрен башкарачак, 1930 – 1940 еллар костюмнарында 40тан артык пар вальс әйләнәчәк.
- Салют 22.00 сәгатьтә башлана. Ул 3 минут дәвам итәчәк. Казандагы бәйрәм салютын "Татар-информ" сайтында карап булачак. Трансляцияне карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/209/
- татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
Комментарий юк