Казанда “Байгал” фильмын күрсәттеләр, әмма бу әле премьера түгел
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). “Байгал” тулы метражлы нәфис фильмының премьерасы сентябрьгә генә планлаштырылса да, кичә ябык ишекләр артында фильм Татарстан киноэлитасына күр...
(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). “Байгал” тулы метражлы нәфис фильмының премьерасы сентябрьгә генә планлаштырылса да, кичә ябык ишекләр артында фильм Татарстан киноэлитасына күрсәтелде.
Фильм Казанның иң зур кинозалларының берсе булган “Синема 5”кинотеатрында тәкъдим ителде. Тамашачылар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Президентының матбугат үзәге җитәкчесе Эдуард Хәйруллин, Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, язучылар, артистлар, журналистлар да бар иде.
“Байгал” фильмы Мансур Гыйләҗев киносценарие буенча куелган. Төп рольләрдә тамашачыга таныш булмаган актер Ренат Галимов һәм телетамашачыга аеруча таныш булган Миләүшә Айтуганова. Рольләрдә – Илдар Хәйруллин, Фирая Әкбәрова, Раил Шәмсуров, Гүзәл Галиуллина һәм башкалар. Рольләрнең берсе Владимир Вдовиченков башкара.
Сюжет буенча төп герой Галимҗан яшь чагында хатынының хыянәтен күреп, гаиләсен ташлап китә һәм утыз ел Идел буендагы авылда гомер итә. Улының кыен хәлгә очравы турында хәбәр аны Казанга килергә мәҗбүр итә. Килеп туган хәл алдында чарасыз калган геройга хыялындагы байгал балыгы гына булыша. Әлеге зур балык компьютер графикасы белән Мәскәү белгечләре тарафыннан эшләнгән.
Фильмны тамашачыга Илдар Ягъфәров үзе тәкъдим итте. Кинорежиссер фильмны прокатка кадәр кинофестивальләргә йөртү яклы. Әлегә Илдар Ягъфәров кайчы фестивальләр турында сүз баруына ачыклык кертмәде. Казан кинофестивлендә катнашу-катнашмавы турында да мәгълүмат бирмәде.
Фильмда геройлар татар телендә сөйләшә. Әлегә рус теленә тәрҗемә титрлар белән бирелгән. Рус телендә фильмны Фәрит Бикчәнтәев яздырган.
“Фильмны мең кат карадым. Кимчелекләрен дә беләм, әмма көчле эпизодлары да бар. Әмма без яхшы кинога омтылдык. Без озак эшләдек. Әмма әле бу премьера түгел”, - дип ассызыклады кинорежиссер.
Фильм турында тулырак итеп “Интертат”ка язма әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 июня 2025 - 13:15
«Кеше китә - җыры кала»
-
7 июня 2025 - 12:00
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
6 июня 2025 - 10:05
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
4 июня 2025 - 10:55
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
2 июня 2025 - 10:04
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
1 июня 2025 - 10:34
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
30 мая 2025 - 10:16
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк