Казанда Башкортстан Милли яшьләр театры гастрольләре бара
Казан Яшь тамашачы театрында Мостай Кәрим исемендәге Башкортстан Милли яшьләр театры гастрольләре бара. Уфа театрының рус труппасы Казанга алты спектакль алып килгән. Көн саен икешәр спектакль күрсәте...
Казан Яшь тамашачы театрында Мостай Кәрим исемендәге Башкортстан Милли яшьләр театры гастрольләре бара. Уфа театрының рус труппасы Казанга алты спектакль алып килгән. Көн саен икешәр спектакль күрсәтелә. Аларның көндезгеләре балалар өчен булса, кичкеләре өлкәннәргә тәкъдим ителә.
Кичә гастрольләр Марк Твенның «Том Сойер маҗаралары» һәм «Оскар» лаунж-комедиясе белән ачылды. Бүген көндез Э.Т.А. Гофманның «Щелкунчик» музыкаль әкияте күрсәтелде. Кич П. О. Бомаршеның «Женитьба Фигаро» спектакле була.
Иртәгә артистлар Ш.Перро әкияте мотивлары буенча «Золушка» музыкаль-эксцентрик тамаша тәкъдим итәчәкләр. Гастрольләр М. Камолеттиның «Гарнир по-французски» комедиясе белән ябыла.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, спектакльләр аншлаг белән бара.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/29/172510/
Фото - Татар-Информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк