Логотип
Хәбәрләр

Казанда беренче тапкыр Җиңү парадында сугыш еллары техникасын күреп булачак

Министрлар Кабинетында Җиңү көненә багышланган чаралар турында сөйләделәр.   Быел Казанда 9 май көнне тантаналы парадта беренче тапкыр сугыш еллары техникасы узачак. Казан шәһәре башкарма комитеты җ...

Министрлар Кабинетында Җиңү көненә багышланган чаралар турында сөйләделәр.

 

Быел Казанда 9 май көнне тантаналы парадта беренче тапкыр сугыш еллары техникасы узачак. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов бүген Министрлар Кабинетында брифингта шул хакта хәбәр итте.

Ул республика башкаласында 13 193 ветеран яшәгәнен билгеләп узды. Сугышта катнашкан һәм сугыш инвалиды саналган 946 ветеран исәпләнә.

Дамир Фәттахов Казанның төрле районнарында бәйрәм чаралары үткәрелә башланганын әйтте. “Җиңү көне – 9 майга зур программа көтелә. 8 май көнне исә, Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында ветераннар катнашында тантаналы чара узачак. 9 май көнне сәгать 8 дә зиратларда чәчәк салу, сәгать 9 да Җиңү паркында Мәңгелек утка, “Ана даны” монументына чәчәкләр салыначак. Төп бәйрәм чарасы, былтыргы кебек үк, Меңьеллык мәйданында узачак. Бу иң уңайлы урын дип уйлыйбыз. 9 сәгать 45 минутта бәйрәм парады 2 мең артист катнашында пролог белән ачылачак. Казан гарнизоны гаскәрләре маршында 2 мең хәрби хезмәткәр һәм хәрби уку йортлары укучылары катнашачак. Хәрби техника парадында быел беренче тапкыр сугыш еллары техникасы җәлеп ителәчәк. Шул исәптән, гусеницалы танклар, башка легендар танклар. Без авыр техниканы күрергә чакырабыз”, - дип билгеләп узды Дамир Фәттахов.

Аның әйтүенчә, Меңьеллык мәйданында ике сәгатьлек бәйрәм программасы көтелә. “Икенче ел рәттән, күркәм традиция буларак, хәрби-патриотик күргәзмә оештырылачак, анда техниканың төрле үрнәкләрен күреп булачак”, - диде.

Дамир Фәттахов Җиңү паркында халык өчен төрле чараларның сәгать 10 да башланып, кичке 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәген әйтте.

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Татарстанның мәдәни учреждениеләрендә чаралар әзерләнгәнен билгеләп узды. “Барлыгы утызлап махсус чара үткәрү ниятләнә”, - дип ул ветераннарның мәдәни чараларда бик актив катнашуын, чакырылган җирләргә теләп баруын билгеләп узды.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, 6 майда Казанның Җиңү паркында парк һәм скверларда тынлы уен кораллары III республика фестиваленең гала-марафоны узачак. “Татарстан музейлары актив катнаша. Күргәзмәләр һәрвакытта Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән берлектә уза. Моннан тыш, музейларда музыкаль, фәнни-гамәли конференцияләр, хәтер яңарту, истәлекләрне барлау рәвешендә чаралар көтелә. Барлык күргәзмәләр тематик характерда һәм 9 майдан соң да эшен дәвам иттерәчәк”, - диде.

Премьер-министр урынбасары, яз башыннан ук, яшьләр оешмалары, эзтабарлар хәрәкәте эшли башлаганын, эзтабарларның барлык гамәлләре контрольдә тотылуын әйтте. “Берничә көн элек башланып, хәзер Татарстан территориясендә “Җиңү варислары” белем бирү сменасы үткәрелә. 1 май мәйданында бу чара старт алды, бик яхшы патриотик чара”, - дип Россиянең 40 төбәгеннән вәкилләр килгәнен билгеләп узды.

Ләйлә Фазлыева, 9 майда Җиңү көненә багышланган чаралар программасында 15 сәгатьтә “Үлемсез полк” акциясе узачагын билгеләп үтте.

 

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк