Логотип
Хәбәрләр

Казанда “Дубравная” метро станциясен 2018 елның 9 маенда тапшырырга планлаштырыла

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар, Екатерина Виславская). Казанда 9 май көнне “Дубравная” метро станциясе гамәлгә кертеләчәк. ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе җир асты транспортының икенче линияс...

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар, Екатерина Виславская). Казанда 9 май көнне “Дубравная” метро станциясе гамәлгә кертеләчәк. ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе җир асты транспортының икенче линиясенең беренче участогы, шул исәптән “Сахаров” станциясе өстендә эшкә алынды. Бу хакта бүген журналистларга ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсенең җир асты транспорт корылмаларын төзү бүлеге җитәкчесе Андрей Захарченко сөйләде.

“Дубравная” – Казан метрополитенының беренче линиясенең 11-нче һәм азаккы станциясе. Аның өстендә эшләр 2012 елда башланды. Бүген барлык монолит эшләр тәмамланды, төзү-монтажлау эшләре бара һәм җибәрү-җайлау эшләре башлана. Төзүчеләр илебез материалларына өстенлек бирә, ә архитекторлар – табигый төсләргә. “Дубравнаядан” 5 чыгу юлы булачак: икешәр – Зорге урамында Фучик урамы һәм торак массив ягына, берсе – трамвай юлларына.

“Төзелеш-ионтаж эшләрен кышкы-язгы периодта тәмамлаячакбыз, ә комплекслы төзекләндерү эшләрен коры һава торышы урнашкач ясый алабыз”, - дип сөйләде А.Захарченко.

“Дубравная” станциясеннән казанлылар киләчәктә метроның икенче линиясенә күчә алачаклар. Ул берничә участокка бүленгән, беренчесе 4 станөиядән тора: “Фучик”. “Ломжа”, “10-нчы микрорайон”, “Сахаров”. Әлеге атамалар үзгәрергә мөмкин. Барлык 4 станөиядә эуплуатациягә бер үк вакытта тапшырылачак, кайчан – әлегә билгесез.

“Үз вакытында республика һәм “ИКЕА” җитәкчелеге арасында “Сахаров” метро станциясен һәм аңа илтүче җәяүлеләр кичүен төзүгә өстәмә 1 млрд сум бүлеп бирү турында килешү төзелгән иде. Бу хакта башка мәгълүмат юк, - диде А.Захарченко. – Бүгенге көндә метрополитен объектларын финанслау бары тик республика бюджетыннан гына башкарыла. 10 ел инде бездә бернинди федераль субсидияләр юк”. Шул ук вакытта, аның сүзләре буенча, акчага котлык сизелми.

“Сахаров” станциясе буенча әзерлек эшләре башланган, алар ярты елдан бер елга кадәр дәвам итәргә мөмкин.

“Сахаров” станциясеннән 3 чыгу юлы булачак: сәүдә үзәгенә таба, Җиңү проспектына һәм торак массивка. Беренче участокның башка станцияләрендә 4-әр чыгу юлы ясарга планлаштырыла.

Метроның икенче линиясе “Сахаров” станциясеннән “XXI гасыр”, “Совет мәйданы” (Пионер һәм Себер тракты урамнары), “Компрессор заводы”, соңрак Казансу елгасы аша Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында дәвам итәчәк. Икенче линия 12 станциядән торачак һәм беренчесеннән якынча 3 километрга озынрак булачак, гомуми озынлыгы – 20 км тәшкил итәчәк. Дөрес, төзелеш тәмамлану сроклары билгеләнмәгән, ә метрополитен үсеше концепциясе турында сөйләгәндә, 2030-2050 еллар турында сүз бара.

“Алга таба метрополитен Иске Татар бистәсе яисә Горький шоссесы ягына таба үсәчәк. Бу әле ерактагы перспектива”, - диде ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе вәкиле.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк