Казанда Элвин Грей концертына 9000 тамашачы килде
Концерт «Элвин Грей» лейблы туган көне уңаеннан оештырылды. Татар-башкорт җырчысы Радик Юльякшин (Элвин Грей) кичә Казанда 9 мең тамашачыга концерт куйды. «Татнефть-Арена» стадионында узган чарада, җ...
Концерт «Элвин Грей» лейблы туган көне уңаеннан оештырылды.
Татар-башкорт җырчысы Радик Юльякшин (Элвин Грей) кичә Казанда 9 мең тамашачыга концерт куйды. «Татнефть-Арена» стадионында узган чарада, җырчыдан тыш, аның исемендәге лейблга кергән яшь башкаручылар да чыгыш ясады.
Радик Юльякшин беренче итеп Бабек Мамедрзаев һәм Эльвира Сафина белән берлектә иҗат иткән «Красивая, хороший» җырын башкарды. Искәртеп үтик, әлеге җырны шулай ук Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова башкара. Быел көз Юльякшин белән Уразова арасында авторлык хокукларына кагылышлы бәхәс чыкты, мәсьәлә әлегәчә хәл ителмәгән, аны юристлар тикшерә.
Концертында Элвин Грей репертуарындагы барлык хитларны, шул исәптән «Уфтанма», «Елама, ярсыма», «Гомерләр үтә икән» ретро-җырларын һәм авторлык композицияләрен башкарды. Һәр җырны диярлек Грей тамашачылары белән җырлады.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк