Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты барышында театрларда 33 спектакль күрсәтеләчәк
Татарстан башкаласы театрлары футбол һәм сәнгать сөючеләрне каршы алырга әзерләнә. Казан, 4 май, "Татар-информ", Екатерина Фадеева). Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узган чорда, башк...
Татарстан башкаласы театрлары футбол һәм сәнгать сөючеләрне каршы алырга әзерләнә.
Казан, 4 май, "Татар-информ", Екатерина Фадеева). Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узган чорда, башкала театрларында бу вакыйгага багышлап спектакльләр күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Әрмәнстан, Италия, Грузия һәм Украинадан чакырылган йолдызлар катнашында “Шаляпин. Нуриев. Казан” дип исемләнгән Халыкара фестиваль булачак.
В.И.Качалов исемендәге театрда чит ил һәм рус классик драматургиясе әсәрләре буенча дүрт спектакль күрсәтеләчәк, шул исәптән “Укрощение строптивой”, “Глумов”, “Женитьба” һәм “Дядюшкин сон” һ.б.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры милли драматургия репертуарыннан 11 спектакль (“Мәхәббәт FM”, “Җанкисәккәем”, “Зәңгәр шәл” һ.б.), ә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 10 спектакль (“Гомер буе сине көтәм”, “Назлы кияү”, “Алтын көз” һ.б.) тәкъдим итәчәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк