Казанда “Үлемсез полк" чарасы башлану вакыты билгеле булды
(Казан, 3 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов “Үлемсез полк” акциясендә катнашучыларга 13.00 сәгатьтә җыелырга кирәк...
(Казан, 3 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов “Үлемсез полк” акциясендә катнашучыларга 13.00 сәгатьтә җыелырга кирәклеген белдерде. Бу хакта ул бүген Татарстан Министрлар Кабинетында 9 майга әзерлеккә багышланган брифингта әйтте.
Дамир Фәттахов “Үлемсез полк” акциясендә былтыр Казанда 120 мең кеше катнашканын искәртте һәм “Үлемсез полк”ның әһәмиятле вакыйгага әверелгәнен билгеләп узды. “Балалар, оныклар ветераннарга дан җырлау йөзеннән, шушы чарада катнашу мөмкинлегенә ия. Быел катнашучылар тагын да күбрәк булыр дип көтәбез. Гадәттә, бу чара тыныч, оешкан төстә уза”, - диде.
Аның сүзләренчә, халыкның җыелу вакыты Карл Маркс һәм Максим Горький урамнары чатында 13.00 сәгатькә билгеләнгән. Аграр университет тирәсендә колонналар шул вакытта формалаша башлый.
“13.00 сәгатьтә җыелып, маршрутларны тыныч кына билгеләргә кирәк булачак. 15.00 сәгатьтә полк кузгала. Полк шәһәрнең үзәк урамнарыннан, Карл Маркс, Лобачевский урамнары буйлап, Черек күл паркы аша Кремль урамыннан узачак. Тантаналы йөреш Меңьеллык мәйданында төгәлләнә, биредә барлык катнашучыларны бәйрәм программасы көтә. 2 км тирәсе араны узачакбыз. Бик күп иҗтимагый оешмалар катнашырга теләк белдерде”, - диде.
Дамир Фәттахов маршрут хәрәкәте буенча колоннага керү өчен 12 нокта билгеләнгәнен әйтте. “Йөреш барышында уку йортлары студентлары кушылачак. 500 волонтер ярдәм итәчәк. Алдагы елларда без куркынычсызлык мәсьәләсендә волонтерлар бик кирәк икәненә инандык”, - диде.
Дамир Фәттахов бәйрәм салютын Меңьеллык мәйданында гына түгел, Сибгат Хәким урамыннан да карап булачагын белдерде. Салютның өч минутка якын дәвам итәчәген әйтте.
“Җәмәгать транспорты 9 майда көчәйтелгән режимда эшләячәк. Метрополитенда өстәмә составлар булачак. Чаралар тәмамлангач, Сул Болак урамында, Ленин дамбасында Татмедиа бинасы янында автобуслар көтеп торачак”, - диде Фәттахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк