Логотип
Хәбәрләр

Казанда «Лето. Город. Любовь» (Җәй. Шәһәр. Мәхәббәт) киноальманахы күрсәтеләчәк!

«Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестивале кысаларында «Лето.Город.Любовь» (Җәй. Шәһәр. Мәхәббәт) башкортстан киноальманахы тамашачыларга тәкъдим ителә.

Ул «Алтын мөнбәр»XXI Казан халыкара кинофестиваленең Казан кинобазары кысаларында узачак. Әлеге киноальманах 8 сентябрь 19:00 сәгатьтә В. И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексының кинозалында күрсәтеләчәк. 

Кыскача гына әйткәндә, тамашачыларга төп хис-мәхәббәт турында 8 новелла тәкъдим ителәчәк. Барлык вакыйгалар да күпмилләтле Уфа шәһәрендә бара. Проектның авторы һәм сәнгать җитәкчесе – Россия кинорежиссеры, продюсеры, сценаристы, Башкортостан Республикасында туган Айнур Әскәров. Автор үз альманахын тамашачыга шәхсән үзе тәкъдим итәчәк һәм тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. 

Үзара бәйләнгән 8 новелладан торучы «Җәй. Шәһәр. Мәхәббәт." төп хис – мәхәббәт турында мультижанрлы альманах. 8 новелла – 8 төрле тарих

"Надпись на асфальте", комедия

"Свидание на троих", драма

"Брачные танцы", комедия

"Снежная мама", мелодрама

"Химические связи", комедия

"Попутчики", драма

"Охота", триллер

"Тряхнуть стариной", комедия

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021