Логотип
Хәбәрләр

Казанда Малый театр гастрольләре башланды!

2025 елның 23-30 сентябрь көннәрендә Камал театрының яңа бинасы сәхнәсендә Россия дәүләт академия Малый театры гастрольләре уза. Бу көннәрдә Казан тамашачысы 4 спектакль карый алачак.

23-24 сентябрь гастрольләр «Женитьба Бальзаминова» (А. Островский) спектакле белән ачылачак. Режиссер-куючы Алексей Дубровский. Спектакльдә Россиянең халык артистлары Людмила Полякова, Владимир Носик, Ирина Муравьева, Людмила Титова, Светлана Аманова, Виктор Низовой, Россиянең атказанган артисткасы Екатерина Базарова, актрисалар Ольга Жевакина, Анастасия Дубровская, Анастасия Горячева һәм башкалар катнаша. Төп рольдә – Денис Корнух.

25 һәм 26 сентябрьдә «Женитьба» (Николай Гоголь) спектакле күрсәтеләчәк. СССРның халык артисты, Россия Дәүләт премияләре лауреаты Юрий Соломинның сак режиссурасында куелган әлеге спектакльдә Россиянең халык артистлары Людмила Полякова, Ирина Муравьева, Валерий Афанасьев, Александр Ермаков, Владимир Дубровский, Мария Кривенцева, Дмитрий Сафонов, Игнатий Кузнецов һәм башкалар катнаша.

27 һәм 28 сентябрьдә «Игроки» (Николай Гоголь) спектаклен тәкъдим итәчәк. Режиссер-куючы Владимир Драгунов. Спектакльдә Россиянең халык артистлары Глеб Подгородинский, Валерий Афанасьев, Россиянең атказанган артистлары Василий Зотов, Александр Титоренко, Игорь Петренко, Михаил Фоменко, Наталья Калинина һәм башкалар катнаша.

Гастрольләр 29 һәм 30 сентябрьдә А.Островскийның «Бесприданница» спектакле белән тәмамланачак. Режиссер Александр Вельмакин. Спектакльдә Россиянең халык артисты Алена Охлупина, Россиянең атказанган артисты Александр Титоренко, Аксиния Пустыльникова, Владимир Тяптушкин, Станислав Сошников, Дмитрий Кривошеев һәм башкалар катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021