Логотип
Хәбәрләр

Казанда Мубай концерты аншлаг белән узды

«Мир» кинотеатрында аншлаг белән Мубай концерты узды. Мубай исеме белән чыгыш ясаучы Илдар Мөбәрәкшин концертын үз рпертуарындагы таныш җырлардан башлады. «Урманнарга кердем», «Хәмдиякәй» кебек халык...

«Мир» кинотеатрында аншлаг белән Мубай концерты узды.

Мубай исеме белән чыгыш ясаучы Илдар Мөбәрәкшин концертын үз рпертуарындагы таныш җырлардан башлады. «Урманнарга кердем», «Хәмдиякәй» кебек халык җырларын, «Укытучыма», «Эзләдем, бәгърем, сине» кебек авторлар җырлары яңгырады.

Алга таба, премьера буларак, җырчының композитор Эльмир Низамов белән уртак композицияләре тәкъдим ителде. Тамашачы гитара белән күрергә өйрәнгән Мубай цифрлы фортепианога кушылып, Эльмир Низамов җырларын башкарды.

Үзенчәлекле стиле булган, татар альтернатив музыкасының нигезендә торган Мубай концертларын бик сирәк бирә. Җырчының үз тамашачысы бар. Концертка дип килүчеләрнең бер өлеше билет җитмичә залга керә алмыйча калдылар. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/05/178329/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021