Логотип
Хәбәрләр

Казанда «Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» бәйгесе башлана

Казанга багышланган шигъри әсәрләр тудыру максаты куелган «Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» бәйгесе Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.

Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала. Моның өчен 2025 елның 15 августына кадәр saumykazan@mail.ru
электрон адресына «“Саумы, Казан!” конкурсына» тамгасы белән гариза юлларга кирәк.

Жюри әгъзалары конкурста катнашучыларның эшләрен 16 августтан 21 сентябрьгә кадәр карап, иң яхшы әсәрләрнең авторларын
билгеләячәк. Җиңүчеләр 2025 елның 22 сентябрь – 31 декабрь аралыгында игълан ителәчәк. Конкурс нәтиҗәсе буларак шигъри җыентык чыгару
да күздә тотыла.

Бәйгенең нигезләмәсе һәм шартлары белән тулырак kzn.ru сайтында танышырга мөмкин:
https://kzn.ru/meriya/ispolnitelnyy-komitet/analiticheskiy-otdel/dokumenty/?lang=ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021