Казанда Төрки кино халыкара фестивале ачылды
Татарстанның төрки дөнья белән хезмәттәшлеге елдан-ел арта бара. Бу хакта Төрки дөнья халыкара фестивале ачылу тантанасында ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтте. “Төрки дөнья белән б...
Татарстанның төрки дөнья белән хезмәттәшлеге елдан-ел арта бара. Бу хакта Төрки дөнья халыкара фестивале ачылу тантанасында ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтте.
“Төрки дөнья белән багланышларга Татарстанның игътибары – мәдәният тармагында иң перспективалы максатларның берсе”, - диде Дамир Натфуллин.
Төрки дөнья белән арадашлыкның әһәмиятле булуы турындагы фикере ачылу тантанасында чыгыш ясаучыларның барысы да куәтләде. Төрки дөнья киносы ассоциациясе президенты Хуҗакули Нарлиев әлеге эшләр өчен мөмкинлекләр тудырган Татарстанга, Мәдәният министрлыгына һәм “Татаркино” оешмасына рәхмәтләрен җиткерде.
Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов киноның халыкларны берләштерә алу көченә басым ясады, илләр арасында икътисади гына түгел, ә рухи һәм мәдәни элемтәләрнең әһәмиятле булуын әйтте.
- Төрки кино фестивалендә Казахстан, Азәрбайҗан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркия, Башкортстан вәкилләре катнаша.
- Казанның “Мир” книотеатрында 23 июньгә кадәр Төрки кино фестивале фильмнары күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк