Логотип
Хәбәрләр

Казанда Төрки халыкларның XVII «Нәүрүз» халыкара театр фестивале башланды!

Төрки халыкларның XVII «Нәүрүз» Халыкара театр фестиваленә старт бирелде. Фестивальдә 16 спектакль күрсәтелә - 8 спектакль чит илнеке, 8-е Россиянең төрле регионнарында урнашкан театрларныкы. Быел «Нәүрүз» фестивале кысаларында XI Халыкара театр олимпиадасының махсус программасы да тәкъдим ителәчәк.

9-23 июнь көннәрендә Казанның төрле театр мәйданчыкларында узачак фестивальнең ачылышы уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә спикерлар:

- "Нәүрүз" фестиваленең сәнгать җитәкчесе БИКЧӘНТӘЕВ Фәрит Рәфкать улы;

- Камал театрының сәнгать җитәкчесе ЗӘЙНИЕВ Илгиз Газинур улы;

- "Нәүрүз" фестивале директоры 

ЯКУПОВ Илфир Илшат улы;

- Коньяк Африка (ЮАР) курчак театрының сәнгать җитәкчесе ЯНГ Джанни.

Фәрит Бикчәнтәев фестивальнең нәкъ менә "Башмагым" спектакле белән ачылуы турында: "Фестиваль - иң беренче чиратта бәйрәм, театр бәйрәме. Бу спектакльдә тере музыка, тере тавыш. Шуңа өстәп, ул Казан тарихы белән дә бәйле, анда этника да кергән, жанры - музыкаль комедия. Фестивальне нәкъ менә шушындый ачык төсләргә бизәлгән, матур, күңелле спектакль белән ачасы килде" 

Алай гына да түгел, спектакль башланырга ике сәгать кала "Нәүрүз" фестивале оештыручылары һәм кунаклары Камал театрының иске бинасыннан яңа бинасына кадәр дәвам иткән тантаналы парадта да катнашты! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021