Казанда WorldSkills чемпионаты волонтерларын укыту программасы ачылды
Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты волонтерлары өчен укыту программасы старт алды. Бу хакта журналистларга Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директор...
Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты волонтерлары өчен укыту программасы старт алды. Бу хакта журналистларга Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры урынбасары Александр Карпов сөйләде.
Волонтерларны бүген М.Җәлил исемендәге яшьләр-яшүсмерләр клубында өйрәтә башладылар. Соңрак волонтерларны укыту Россия шәһәрләрендә 15 партнерлык үзәкләрендә башланачак.
Александр Карпов 15 мең кандидаттан 3,5 мең кеше сайлап алынганын әйтте. "Россиянең төрле шәһәрләреннән сайлап алынган 400 волонтер чемпионатка бер атна кала Казанга киләчәк. 100ләп волонтер чит илдән килә. Алар арасында үз илләрендә Ворлдскиллс чемионатын кабул итүчеләрдә бар. Калган 3 мең волонтер Татарстаннан", - диде ул.
Сайлап алганда, волонтерларның тел белү осталыгы, активлыгы, җаваплылыгы, стрессларга каршы торучанлыгы сыналган. Волонтер булып эшләү тәҗрибәсенә дә игътибар бирелгән. "Хәзер, чемпионатка 100 көн кала, аларны дөрес итеп укыту, өйрәтү максаты тора", - диде Карпов.
Аның сүзләренчә, волонтерлар катнашучыларны, кунакларны каршы алу, озату, транспорт, медицина һәм башка юнәлешләрдәге эшчәнлеккә җәлеп ителәчәк.
Бу хакта тулырак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Мозаика культур»
-
Мәүлид ән-Нәби
-
«Караоке» сәхифәсе
-
«Болгар» радиосы алып баручысы Дилбәргә кияүгә чыга
-
Ильяс Камал иҗат иткән опера лауреат исеменә лаек булды
-
Җырлыйбыз!
-
Названы имена лауреатов Литературной премии им. М.И.Цветаевой
-
Казанский международный кинофестиваль «Алтын минбар»
Комментарий юк