Казанда яңа балалар бакчасы ачылды
Бүген Казанның Фикрәт Табиев урамында яңа балалар бакчасы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Бу хакта Татарстан Президен...
Бүген Казанның Фикрәт Табиев урамында яңа балалар бакчасы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балалар бакчасы Казанның “Весна” торак комплексында урнашкан һәм 340 урынга исәпләнгән. Мәктәпкәчә учреждениедә балаларга уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен барлык шартлар да булдырылган. Ишегалдында төрле яшьтәге балалар өчен уен зоналары оештырылган.
Рөстәм Миңнеханов торак комплекста яшәүчеләрне балалар бакчасы ачылуы белән котлады. “Мондый матур йортлар янында парк, балалар бакчасы булу, мәктәп төзелү бик мөһим. Безнең балаларның үсеше өчен, кече яшьтән үк барлык мөмкинлекләр булырга тиеш”, дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Президенты төзүчеләргә проектны сыйфатлы итеп гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде, ә балалар бакчасы хезмәткәрләренә уңышлар теләде.
Илсур Метшин, үз чиратында, Татарстан Президентына мәгариф объектлары төзелешен модернизацияләү мәсьәләләренә зур игътибар бирүе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Тантаналы ачылыштан соң, Рөстәм Миңнеханов Тантанадан соң Рөстәм Миңнеханов бинаны карап чыкты: уен бүлмәләрендә, спорт һәм музыка залларында булды.
Ахырдан кунаклар «Весна» торак комплексы янәшәсендәге Нокса елгасы яр буен да карап чыктылар. Яр буенда велосипед юллары, җәяүлеләр зоналары, уен мәйданчыклары бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк