Казанга Кыш бабай килгән!
Ышансагыз ышангыз, ышанмасагыз – юк, әмма узган ялларда Казаныбызга Кыш бабай килеп киткән. Шәһәребездә яшәүче балалар белән очрашу НТВ телеканалы «АиФ» оешмасы белән берлектә оештырылган. Бөек Устюгт...
Ышансагыз ышангыз, ышанмасагыз – юк, әмма узган ялларда Казаныбызга Кыш бабай килеп киткән. Шәһәребездә яшәүче балалар белән очрашу НТВ телеканалы «АиФ» оешмасы белән берлектә оештырылган. Бөек Устюгта яшәүче Кыш бабай моңа кадәр Красноярск шәһәрендә булган. Сәфәрен Мәскәүдә тәмамларга җыена.
1 һәм 2 нче декабрь көннәрендә Татарстан башкаласында Кыш бабай әти-әнисез тәрбияләнүче ятим балалар һәм сәламәтлекләре какшаган сабыйлар белән очрашкан. Аның төп маскаты – шул балаларга ярдәм итү һәм могҗизага ышанучы олылар белән танышу.
Киләсе ике ай эчендә тылсымлы карт шулай Томск, Барнаул, Кемеров, Новосибирск, Омск, Төмән, Екатеринбург, Челәбе, Пермь, Ижау, Түбән Новгород, Саратов, Краснодар, Воронеж, Тула, Санкт-Петербург, Череповец, Вологда, Ярославль шәһәрләрендә яшәүче авыр хәлдә калган балалар белән очрашырга ниятли. Аның белән бергә НТВ каналының алып баручылары да сәяхәт итә. Алар dedmoroz@ntv.ru адресы буенча хат язган һәрбер бала белән танышырга тели.
«Салават күпере» журналы хезмәткәрләре Кыш бабайга бу изге эшендә уңышлар тели һәм бу проектны оештырган һәрбер кешегә рәхмәтләрен җиткерә!
Автор: Зилә Хөснетдинова
Фото: www.ntv.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
Комментарий юк